Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Зур елга кечкенә чишмәләрдән башлана

Туган җир, туган авыл! Һәркемгә якын, кадерле бу сүзләр. Кеше кайларда гына яшәсә дә, нинди генә дәрәҗәләргә ирешсә дә, үзенең туган авылын, кендек каны тамган, туып үскән нигезен, ялан аяк йөгереп йөргән балачагын, саф сулы чишмәләренең тәмен ничек сагынмасын икән?!

Безнең Күгәй авылы табигатьнең иң матур җиренә урнашкан. Авылымны яшел тугайлар, хәтфә болыннар, челтерәп аккан чишмәләр, җиләк, гөмбәләргә мул урманнары, елгалары тагын да ямьлерәк итә.
Авылыбыз чишмәләргә бик бай, «Алан башы», «Бүре базы», «Гайшә», «Алан чокыры ягъни Солтан казак» кизләүләре бар. Җәйге матур бер көндә Гайшә кизләве янында бәйрәм оештыр­дык. Элек-электән чишмәләр янында кичке уеннар үткәрелгән . Яшьләр сөйгән ярлары белән су буенда очраша торган булган. Кызларның бер-берсе белән серләшү урыны да чишмә юлында булган. Бик күп гашыйкларны очраштыр­ган, кавыштырган чишмәләр. Алар күпләрнең серләрен, кичерешләрен, сагышларын саклый.

Кизләү балаларның шат авазларыннан тынып тормады, җырлар, биюләр, шигырьләр, халкыбызның түгәрәк, хәрәкәтле уеннары белән үрелеп барды. Һәр чишмәнең үз тарихы бар. Гайшә кизләвенең тарихы белән Казан федераль университетының филология һәм мәдәниятара багланышлар институтын тәмамлаган, һөнәре буенча татар теле, әдәбият һәм инглиз теле укытучысы Ризәлә Гыйләҗева таныштырды. Ә Гайшә кизләвенең тарихы болайрак: Җәмил киртәсе чокырыннан ерак түгел, инеш буенда Гайшә кизләве бар. Авылдагы бер ханым, Әдиятулла Гайшәсе авырып китеп, акылы җиңеләйгәч, бу чишмәгә суга килеп, көнен шунда уздыра торган булган. Шуннан соң бу чишмәне Гайшә кизләве дип йөртә башлыйлар.

Авыл халкы чишмәләрне элек-электән саклап, чистартып тора. Һәм ул шул чакта гына мул суы белән сөендерә. Гайшә кизләве янында Гыйззәтуллин Рәшит абыйлар яши. Рәшит абый кизләү тирәсенә агачлар утыртып, чис­тартып тора. Ә без бәйрәм оештырган көнне Рәхимә апа Гыйззәтуллина самовар кайнатып, бәрәңге пешереп, табын корып көтеп тора иде. Тирә-юнебездә изге, юмарт кешеләр булуы җанга рухи азык, күңелгә шатлык хисләре бирә.

Халык бәйрәмнәре һәм йолалары кешене тормыш тәртипләренә һәм таләп­ләренә күнектерергә ярдәм итә. Балалар бәйрәмнәрнең тәртибен, йоласын кечкенәдән үк белеп, күреп, өйрәнеп үсәргә тиеш. Балаларда әдәплелек, инсафлык, мәрхәмәтлелек, чишмәләрне саклап, чистартып тору күнекмәләрен камилләштерик, гореф-гадәтләребезне, халкыбызның җырлы-биюле уеннарын буыннан буынга тапшырыйк.
Авылыбызда чишмәләр җыры тынмасын! Һәр зур елга кечкенә чишмәләрдән башлана. Шуны онытмыйк! Туган якның җырчы чишмәләре бертуктаусыз челтерәп аксыннар!

Рәмзия Заһидуллина,
Күгәй мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев