Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Зөлфия Хәйруллина истәлекләр белән уртаклаша

Печән өсте...

Авылларда печән өсте... Кемдер җәяү, кемдер ат белән, кемдер машина белән барып чаба хәзер. Һәрбер гаилә тырма, сәнәкләрне ала да печәнгә китә июль аенда. Чалгыны авылда кайрый белүчеләр бик аз иде Күгәйдә. Минем хәтердә калганы Чабак Габдул яки Нәҗип абый бугай...

Мин кечкенә чакта чалгы кайраган кешеләрне карап торганым булды, аларның үзләре генә белә торган серләре бар иде ул. Мин белгән әйбәт чалгы кайраучы, таптаучы – ул кайнатам, Мулла Иле авылыннан Гумәр Гыйният улы иде... «Ну яхшы кайрап та карый», – иде дип, әти бик еш искә ала иде бабайны. Кайралмаган чалгы эш коралы тугел инде ул, бер җәфа печән чабучыга... Хәзер бу эшне башкаручы махсус техникалар, җайланмалар хәлне күпкә җиңеләйтте ул, кая чапканыңны бөтен авыл ишетеп торуы гына... Мәрхүм Равил әтием, әллә ничә кат чүпрәккә чорнап бәйләп куеп, печән җиренә барып җиткәч тә кат-кат, чалгыга якын килмәгез, дип кисәтә торган иде. Чабучылар без тугел инде, менә чапканны җыеп, киптерергә сәнәк белән әйләндереп, кипкәч – тырма белән күчкә җыеп тору безнең эш иде.
Иң рәхәт вакыт, балачакның матур мизгелләре, тиз генә үтеп киткәннәре бу...

Без бала-чагалар өчен иң кызыгы ашарга утыру иде: телем-телем ипи, пешергән бәрәңге, ит, йомырка, сөт, катык, чәй. Иң тәмле бу ризык­ларны, хәзерге бер ризык белән дә чагыштырып булмый.

Әле без кечерәк чакта Күгәйдән ерак, Мулла Иле, Прибой якларында бугай, ялгышмасам, «болын» дигән печәнлек бар иде. Авылның бөтен ир-атлары шул болында кунып калып, колхозга печән чаба һәм аны, әлеге эштә катнашкан бөтен кешегә дә бүлеп бирәләр иде. Ул печәнне яшь бозау, кечкенә бәрәннәргә генә тота идек, «болын печәне» дип кенә атап, саклап кына ашата идек аны. Чыннан да хуш исле, йомшак печән, нәкь яшь терлекләр өчен менә дигән азык булды ул. Аннары «колхоз», «авыл советы» җирләре дигән печән чабу өчен чогырлар бар иде бездә, урам саен бүленеп, чапкан печәнне юллар салып бүләләр иде. Менә шул вакытта, процент чөгендере кебек, бөтен авыл халкы кырмыскадай кырга ашыгып, явым-төшем булганчы җыеп, киптереп, капка төбенә кадәр алып кайтып, печәнлеккә күтәрү – зур бәйрәм иде инде.

Гайшә әби үзе катнашмагач, «менә байлык кайтты, байлык» дип куаныр иде мәрхүмә. Ул шулай дигән саен, урамга уйнарга чыгып булмаганга, «иий, нәрсәгә сөенә инде бу, нинди байлык булсын бу» дип ачулана идем. Печәнне абзарга ташып торучылары без – бала-чагалар, печәнлеккә, безнең авылча әйтсәк, чүшләгә биреп торучы мәрхүм Равил әти, ә алып торучысы Мәрзия әнием иде. Нихәлләр алып бетергәндер ул мескенкәем, шул хәтле берәр Камаз печәнне... Әле люцерна булса, йолкый-йолкый кулсыз кала идек.
Ә печән кертеп бетергәннән соңгы рәхәтлекне язып кына аңлатып булмый, капка төпләре бушаганны куреп, муен, күлмәк изүләреннән кереп, бөтен тәнне кычыттырган чәнечкеләр бөтенләй онытыла...


Бер елны Галим Шәй­хуллович, Норлат кырында, Сылам урманының каршы ягында, чөгендер кырына су сиптерсен дип, Равил әтигә ат бирде. Анда зур тәгәрмәчле җайланманы йөртеп, әти чөгендергә су сиптерергә тиеш иде.

Әти, көн саен ат белән барганда, юл кырыендагы үләннәрне чабып, кайт­канда кипкәннәрен арбасына салып кайта иде. «Мин быел болай эшләп, чүшләне печән белән тутырам», – дия иде. Аңа каршы әни: «Аллаһ бирсә дип әйт, бабай», – дигәч, «бирсә дә, бирмәсә дә тутырам», – дип сөенгән әти. Ул елны тутыра алмады, Аллаһ бирмәде аңа чүшлә тутырырга. Җәй буе яңгыр койгач, әти печән түгел, хәтта ат та җигеп карамады. Менә шул көннән соң, һәрбер эшне башлаганчы, «Аллаһ бирсә» дияргә өйрәндек без...


Әле бу көннәрдә авылда печән өсте, һәрбер хуҗалык печән ташый, колхоз биргәне дә, үзләре барып чапканын да. Коры килеш алып кайтып, тюклар ясап, рулонга әйләндереп кышка әзерләп кую, өендә терлеге булганнарның изге бурычы. Яңгыр­лар явып, икенче покосы да матур гына өлгереп, вакытында киптереп жыярга насыйп булсын! Аллаһ бирсә, булыр ул безнекеләрдән!

Зөлфия Хәйруллина.
Күгәй

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев