Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

ЗИФА КАДЫЙРОВА МУЛЛА ИЛЕНДӘ

Һәр китап, һәр язучы – үзе бер дөнья.

Үзенә хас кайгы-шатлыклары булган, тормышын үзенчә күргән һәм бары тик үзенчә кабул иткән язучы дөньясы.

Мулла Илендә популяр китап­лар авторы Зифа Кадыйрова белән очрашу узды. Аның язган һәрбер әсәре укучылар тарафыннан көтеп алына. Ул китап укучыларны «Язмыш сынавы», «Сагынырсың мин булмам», «Бәхеткә юл кайдан», «Көтеп узган гомер», «Синсез килгән язлар», «Яраларың белән яратырмын», «Урланган яшьлек» әсәрләре белән, китап укымыйлар дигән заманда, янәдән китапка тартты.

Китап укучылар бәйрәмен Мулла Иле авыл җирлеге җитәкчесе Илдар Сәлахиев ачып җибәрде. Ул мөхтәрәм кунакның бу җирлеккә килеп, укучылар белән очрашуына олы рәхмәтен җиткерде. Чараны мәдәният йортының җитәкчесе Рәзинә Сәйфетдинова алып барды. Кичәдә Мулла Иле мәдәният йортының «Хәзинә» фольклор ансамбле, бию коллективы чыгыш ясады. Авылның ветераннар Советы җитәкчесе Гөлсинә Сәлахиева мөхтәрәм кунакка үзенең матур теләкләрен җиткерде. Һәм үз чыгышында Зифаның китап­ларын яратып укуын, «Сезнең геройлар белән хыялланып яшим, укыган саен укыйсы килә, һәркемгә тәкъдим итәм», – дип белдерде. Авылның шагыйрәсе, күрше Бузай авылыннан килен булып төшкән Миләүшә Шакирова үзенең шигырен бүләк итте. Ул балачактан ук яратып шигырь язуын әйтте. Яшь кыз, әтисен югалтуны авыр кичереп, үзенең шул халәтен тасвирлап, тәүге тапкыр шигырь юллары тудырган. Менә шул еллардан бирле, каләмен төшерми, гел яза да, яза. Аның шигыре инде туган авылына әйләнгән Мулла Иленә багышланган иде.

Залда китапханәче Зилә Бикмөхәммәтова тарафыннан авторның иҗат юлын яктырткан киңәйтелгән китап күргәзмәсе эшләнгән иде. Күрше Норлат, Татар Исламы авылыннан килгән китапханәчеләр, китап укучыларның чыгышлары бәйрәмгә яңа бер төсмер өстәде.

Кичә дәвамында Зифа Кадыйрова укучыларны кызыксындырган һәрбер сорауга, Зифача гади итеп, чын күңелдән бик теләп җавап бирде. «Мин язып китүемне Ходай тарафыннан бирелгән миссия итеп кабул итәм. Нәрсәгә көчем җитә, шуны гына язам. Әдәби әсәр ул тәрбия ролен үтәүче. Мин һәр гаиләне парлы яшәтәсем килә. Һәр кеше үз баласын үзе үстерергә тиеш. Тормыш тәҗрибәм җитәрлек, шуңа күрә, булдыра алганча, әсәрләрем аша үз дәресемне бирәм. Ә дөрес итеп аңлау укучы эше», – дип очрашуга килүчеләр белән ихлас булды.

Бу бәйрәмне авылдашларым соравы буенча оештыр­дым һәм чиксез рәхмәт сүзләре ишеттем. Инде үз чиратымда Зифа Кадыйрованың иҗат юлы, гаилә тормышы, туган якларында күргән матур истәлекләре турында якташларым белән уртак­лаштым. Кичәне оештыруда үзеннән көч керткән һәм очрашуга килгән һәркемгә рәхмәтлемен. Киләчәктә дә шулай очрашып, аралашып яшик.


Бер дистәгә якын китап­лар авторы Зифа Кадыйрова иҗаты соклангыч. Бик күп еллар төзелештә эшләгән кешенең шулай нәфис, эчкерсез булып калуы һәркемне сөендерә. Ул үзе төзегән дөньяның, әдәби корылманың ныклыгын һәм нәфислеген иң гадел хөкемдар – вакыт хәл итә, яңа буыннарга ятышлыгын – кирәклеген билгели.

Роза ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА- ХӘМИДУЛЛИНА,
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре
Мулла Иле – Яр Чаллы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев