«Үзебезнең чүп-чар астында күмелеп калабыз бит инде!» Кәҗә бара таштан, сөйлимме яңа баштан яки һаман шул бер балык башы...
Мамадыш-Әкил авыл җирлеге җыенында ел саен күтәрелә торган бер үк мәсьәләләр бар. Инде үзләре дә гарык алар бу мәңге чишелмәстәй проб лемалардан. Әйе, әйе, аларның иң үзәккә үткәне – су басу, икенчесе – чүп-чар астында күмелеп калу куркынычы.
Бу бер дә кызык түгел, кемнең кайсы җире авырта бит. Монда көлү урынсыз, еларга яки җиңне сызганып ни дә булса эшләргә кирәк. Әмма биредә яшәүче халык берничек тә үзлектән башкарып чыга алмастай нәрсәләр дә бар шул. Югыйсә, ясамаслар идемени?!
Язны һәммәбез дә шатланып, зарыгып көтәбез, ә менә танайлылар аны шомланып һәм куркып каршы ала. Җыенга, күңелен тырнап торган барлык сорауларын тәртипләп язып килгән Рәшит абый Габдерәхимов та сүзен шуннан башлады:
– Быел бик зур су астында калачакбыз, чөнки көздән туң катты. Бу узган еллар тәҗрибәсеннән дә яхшы таныш. Дамба турында да сүз кузгатучы юк әлегә. һаман акча юк, диләр. Ә каян килә соң ул? Шәһәр халкы өчен акчаны тиз табалар, фәлән миллионга парклар яңартырга бар! Ә без, җир кешеләренә, шуларны ашатучыларга – юк. Без кайсы җиребез белән ким? Аларга миллиардлаган акча табыла, ә безнең дамбага юк! – диде ул йөрәге әрнеп. Чөнки Рәшит абыйлар язгы ташудан ел саен зыян күрә һәм аның нинди күләмдә мәшәкать тудыруын үз җилкәсендә татып белә.
– Мин сезне дамба буенча аңладым, – дип җавап бирде Төзелеш һәм инфраструктураны үстерү департаменты җитәкчесе Әмир Нурмөхәммәтов. – Бу Федераль программа һәм ул эшли. Проект документлары әзер, хәзер экспертиза нәтиҗәләрен көтәбез. Шулар әзер булмый торып, эшне башлап булмый. Әлеге дамба бик зур корылма булачак, кирәк вакытта ачып-ябарга шлюз капкалары белән. Инде бу юнәлештә күп эш башкарылды, тик ятмыйбыз без дә.
Димәк, хөрмәтле танайлылар, киләсе язгы ташуны тагын елдагыча каршыларга туры киләчәк үзегезгә. Кабат итәк-чабуларны өскәрәк күтәрергә кирәк булачак.
Алдан язып үткәнемчә, авыл тормышы өчен янып яшәүче Рәшит абыйның сүзе бер дамба мәсьәләсе белән генә бетмәде әле. Халыкның иминлеге юнәлешендә дә берничә тәкъдимен җиткерде. «Пожар машинасы урамда тора. Берәр хәл килеп чыкса, ничек кабызасың аны тиз генә? Безнең аны куярлык урын бар бит, нигә акча көтеп ятабыз соң, үзебез җыелышып түбәсен ясап куйыйк, җылылык кертү белән башлык шөгыльләнер. Аннары, урамнарга цистерналар куярга һәм су тутырып торырга җаваплы кеше билгеләргә кирәк, бәла сорап килми, әзер торуың яхшы. Тагын, күлләр мәсьәләсе. Кайбер авылларда юк сулык ларны бар итәләр, ә без булганын бетерәбез. Аны чистартасы иде. Моңа да акча кирәкми, бары тик команда биреп, оештыручы кирәк. Тагын бер күңелне тырнап торган тема бар.
Безнең җирлек өчен элекке колхоз рәисебез Тәлгать Әшрафҗан улы Гыйниятуллин бик күп эшләр башкарды: газлы-сулы-юллы итте, күпме биналар төзеде һәм башка санап бетергесез яхшылыклар кылды, ә аның истәлегенә бернәрсә юк бездә. Куылганнан соң Афзал Шамов безнең авылга кайтып аяк та басмаган, бу яклар өчен бер яхшылык эшләгән кеше түгел, нигәдер мәктәбебез аның исемен йөртә. Менә аны Тәлгать Гыйниятуллин исеменә алыштырсак, дөрес булыр, минемчә», – дип үз фикерләре белән дә уртаклашты.
Мамадыш-Әкил җирлеге хисап сессиясе Татар Танае авылының шыгырдап торган, өр-яңадай итеп төзекләндерелгән якты, иркен мәдәният йортында узды. Инде мамадыш-әкиллеләрне дә клубларын яңартып, шатландырасы иде. Зарыгып көтәләр бит.
Җирлек башлыгы Фәнис Мирхәтуллинның хисап чыгышына тукталыйк.
Биредә дүрт авылга 948 кеше яши икән, бу башка җирлекләр белән чагыштыр ганда шактый зур сан. 18 яшькәчәләр – 165! Күз тимәсен, әле сөбеханАллаһ, узган елда 4 сабый да дөньяга килгән. Бакыйлыкка күчкәннәр саныннан туучыларның 7 тапкырга, диярлек, ким булуы кызганыч, әлбәттә, әмма берничә ел дәвамында бер бала тумаган авыллар да шактый.
(Язманы тулысынча газетабызның 10нчы саныннан укыгыз).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев