Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Үзе китсә дә, изге эшләре калды

Алар бер-берсе өчен яратылган, күз карашыннан ни уйлавын, нәрсә әйтергә теләвен аңлый торган, бербөтен гаилә.

Күгештән Флера һәм Илдар Шәйхетдиновлар 35 ел менә шулай пар кошлардай гөрләшеп, тормышны яратып, иңне-иңгә куеп яши. Бүгенге көнгәчә авылда үрнәк гаилә булып, балалар һәм оныклар шатлыгына сөенеп гомер кичерер иде әле алар... Язмыш дигәннәре сынауларсыз узса икән ул?!

Флера апа Айдар авылыннан, Илдар абый – Күгештән. Кичен клубка чыккач, чибәр, ут уйнатып торган кыз янына егет ешрак килеп утыра башлый. Бер ел шулай бер-берсен сынап йөргәннән соң, яшьләр гаилә кора. Илдар абый колхозда механик-инженер була, Флера апа хисапчы булып эшли. Уллары Илнар белән Флүрне тәрбияләп үстерәләр. Илнар Яшел Үзәндә гаилә корып төпләнә, төпчекләре исә авылны сайлый. Шулай тормыш үз көенә генә акканда, Илдар абый авырып китә, озак еллар дәваланыр га туры килә, 18 ел чирләгәннән соң, 2015 елда бу дөньядан мәңгелеккә китеп тә бара.

– Бик тә кешелекле, эчми, тартмый торган, гаилә җанлы иде ул. Тормышны шуның кадәр яратты ки, гел концерт-тамашалардан кайтып кермәдек. Мин исән чакта йөреп калыйк әле дия торган иде. Үзе китсә дә, игелекле эшләре калды, – дип искә ала ирен күз яшьләре аша Флера апа.

 

 

Бүгенге көндә керне күп йортларда ныклы ярдәмче «килен» юа, ә элек барыбыз да чишмәгә йөрдек. Ял көннәрендә, хәтта, чират җыела торган иде әле. Флера апа да шулай кичен кер юарга төшә. Илдар абый да хатынына ярдәм итәргә була һәм чишмәнең бик ерак булуына инанып кайта. Шулчакта бер чишмә кирәк дигән фикергә килә ул. Йортларына якынрак урында җиде җирдән килгән су чыганагын табып, бер урынга тоташтырып куя. Шулай итеп, авылның чүп оясы булган урында өр-яңа чишмә калкып чыга. Бу матур урын бер көндә генә барлыкка килми, авыл халкы белән берлектә тирә-юнен чис тарталар. Ә халык теленә ул үзеннән-үзе Илдар чишмәсе булып керә.

Шәйхетдиновлар гаиләсе хуҗалыктан сөт җыя башлыйлар. Үзләре дә өч сыер асрый. Әле күптән түгел генә сөт ризыкларын Яшел Үзән базарына барып сата башлаганнар. Әлбәттә, литрын 18 сумнан эшмәкәргә бирүгә караганда, шәһәр халкын тәмле, чиста сөт ризыгы белән тәэмин итү күпкә отышлырак. Сүз дә юк, хезмәте дә байтак.

Моннан сигез ел элек төп нигезне саклаучы уллары Флүр дә гаилә корган. Төп нигездә Күгеш кызы Флүзә белән мәхәббәт җимешләре – Нәфисне үстерәләр. Быел беренче сыйныфка бара икән инде, зур егет булган. Флүрнең үзен очрата алмадык, эштә чагы иде. Ул машина белән сөт ташый. Авылдашлары сүзләренә караганда, бик ярдәмчел, булган егет. Инде ничә елдан бирле янгын сүндерү машинасы өчен җаваплы. Тырыш хезмәтен район җитәкчелеге дә бәяләгән, күпсанлы грамоталары шул хакта сөйли. Шәйхетдиновлар, гомумән, кул кушырып утыра торганнардан түгел. Йортларын зурайтканнар, яңа мунча салганнар. Кыс касы булсын дип, тырышып яшиләр. Бер аш-су бүлмәсенә ике хатын-кыз сыямы соң дигән соравыма: «Аллаһка шөкер. Бездә бу – синең эш, монысы – синеке дигән әйбер юк. Тозлыйсын тозлыйбыз, банкалар ябабыз, мәш киләбез», – ди Флера апа.

Флера апа авыл мәчетенә йөреп, Ислам дине нигезләрен өйрәнгән, биш вакыт намазын калдырмый, коръән укый. Аның бер сүрәсен безгә дә укып күрсәтте. СөбеханАллаһ, тавышы йөрәкләргә үтеп керерлек, бик тә моңлы. Гомумән, Флера апа белән сөйләшеп утырулары да рәхәт, аңардан ниндидер җылылык бөркелеп тора, исәнлегеннән генә Ходай аермасын. Менә бит, яши белеп яшиләр, дигән уй белән хушлаштык без бу күркәм гаилә белән. Илдар абый гына җитми... Урыны җәннәттә булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев