Зәйнәб апа Насыйбуллина: «Киленем минем бәхетемә булган, аның кебек Татарстанда юк»
Ул үзе Мулла Илендә ишле – сигез балалы гаиләдә туып үскән. Балачагы авыр сугыш елларына туры килгәнлектән, ялангачлыкны да, ачлыкны да күргән.
«Минем киленем кебек – Татарстанда юк!»
Мәкаләмнең баш исемен яздым да, уйлап куйдым: каенана авызыннан мондый сүзләр ишетү, ничектер сәер, әйеме. Чөнки элек-электән үк мәкальләрдә, әйтемнәрдә, мәзәкләрдә каенана белән килен мөнәсәбәте гел тискәре итеп телгә алына. Бәлки, шул халык теленә кергән берничә мисал нигезендә, килен белән каенана әбизәтелне эт белән мәче кебек яшәргә тиештер, дигән күзаллау яшәп киләдер дә. Әмма бу, сөенечкә каршы, күпчелек гаиләләргә кагылмый. Бар алар, күгәрченнәрдәй чөкердәшеп яшәүчеләр, бар.
Менә яхшы каенанага мисал итеп: «Киленем минем бәхетемә булган, аның кебек Татарстанда юк», – дип, киленен үз кызыдай күреп гомер итүче, Мулла Иленнән Зәйнәб апа Насыйбуллинаны китерергә була.
– Үземнең каенанам бик яхшы булды, бер сүз әйтмәде. Каенатам сугыштан кайтмаган иде. Килешеп яшәдек, шөкер, аңлашып. Әйбәт гаиләгә килен булып төштем. Олы кеше – олы була белсә, кече – кече була белсә, бар да җайлы бара ул. Өйрәтеп, тыгылып йөри торган гадәтем юк, улым да, киленем дә барысын үзләре белеп эшли. Урыным түрдә, кадер-хөрмәттә яшим, әлхәмдүлилләһи шөкер, балаларыма рәхмәттән башка сүзем юк, – ди, әле узган айда гына 85 яшен тутырган Зәйнәб апа.
Ул үзе Мулла Илендә ишле – сигез балалы гаиләдә туып үскән. Балачагы авыр сугыш елларына туры килгәнлектән, ялангачлыкны да, ачлыкны да күргән. Әтиләре Сафиулла фронттан яраланып кайткан, шуңа әниләре Шәмсеҗиһанга җиңелгә туры килмәгән.
Сигез бала бит инде, иртән торабыз, ашыйсы килә. Берәр бәрәңге бирәләр тамак ялгарга. Кыш көннәрендә авыр иде, язга чыккач үлән тамырлары да ярап куя. Ә инде җиләк-җимешләр өлгерә башлагач, тагын да рәхәт. Зиратлар өстенә менеп, чиядер, җиләктер – нәрсә үсә, шуны ашыйбыз, – дип хәтерендә яңарта Зәйнәб апа, ачлык һәм юклык булып уелып калган сабый вакытларын.
Җиденче сыйныфка кадәр белем алгач, ул замандагы һәркем кебек, колхозда эшли башлаган. Бригадада, аннан фермада сыер сауган. Җәй айларында көненә өч тапкыр кул белән егермешәр сыерны савулары онытырлыкмы соң?! Үзенә тиң яры белән дә эштә табыша алар. Дамир исемле егет белән бер бригадада хезмәт куялар. Җиде ел дуслашып йөргәч, 1967 елда гаилә коралар. Ике кыз – Иркә белән Илсөяләрен, бер нәсел дәвамчысы, нигез сакчысы – уллары Рамилне тәрбияләп үстерәләр. Төпчекләре ышанычларын аклый – авылда төпләнеп кала. Менә 14 ел Зәйнәб апа, Норлатта газ оешмасында эшләүче улы һәм балалар бакчасында эшләүче, Кече Өтәк кызы – килене Резидә, быел сигезенче сыйныфка баручы оныгы Камилә белән бер түбә астында дус һәм тату, тыныч гомер кичерә. Картлык көнеңдә шуннан да кыйммәтлесе бармы икән?!
– Бу гаиләгә килен булып төшкәнемә бик шөкер! Әни ул өебезнең тоткасы әле, Аллаһ Тәгалә гомерләрен, саулыгын бирсен. Кайткан төшебезгә чәйләр куеп, ашарларга пешереп көтеп тора, ачык ишеккә кайтып керәбез, рәхмәт аңа, – дип сөйли Резидә. – Әйе, дус яшибез, олы кеше белән нәрсә бүлешик, тавышланырга сәбәп тә юк бит. Әни ул көне буе намазларын, Коръән китапларын укый, безне өйрәтми, безнең эшләргә тыгылмый, булдыра алган кадәр ярдәм итәргә тырыша. Алга таба да шулай матур яшәргә язсын.
Зәйнәб апаның ике кызы да төп нигезгә кайткалап йөри һәм ачык йөз күрсәткән энеләре белән киленнәренә рәхмәтле. Алты оныкның сөекле дәү әнисе булуы белән бәхетле Зәйнәб апага Ходай сәламәтлек бирсен, алда киләчәк юбилейларын да балалары кадер-хөрмәтендә каршыларга язсын.
Меңнәр кебек гап-гади авыл карчыгы, бик күпләр киленнәре белән матур яши, диярсез. Әйе. Шуңа күрә газетага яздык та...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев