Юл да кирәк, су да. Кайсысыннан башларга?
Олы Шырдан авылы җирлегенә барганчы ук, анда юл мәсьәләсендә, бигрәк тә кыш көне кыенрак булачагын, клубка хәтле машина белән барып булмаячагын кисәтеп куйганнар иде анысы. Бәхеткә, баш мөхәрриребез Илсөя Мансуровна белән гаҗәпләнүебезнең чиге булмады дисәң дә була, юл тирән карт көртләреннән клубка кадәр ачылган булып чыкты.
Шуның кадәр араны калын кардан арындыру хәтта техника өчен дә җиңел эш булмагандыр.
Сессия узасы Олы Шырдан клубы бинасын яманлыйсы килми, иске булса да, кешеләре ягымлы, бинасы җылы, алып барган китапларыбызны да бик яратып алдылар. Башкалардан ким-хур булмаслык итеп төрле кул эшләнмәләреннән, үзләре җитештергән тәм-томнан күргәзмәсен дә әзерләп куйганнар. Килгән кунакларны милли киемнәргә киенеп якты йөз белән каршы алырга да әзерләр иде. Клубтамени эш, күңелең киң булсын! Шулай да, авылларда яңа мәдәният йортлары хәзер актив төзелгәндә, Шырданга да 50 урынлы гына булса да, комачауламас иде. Узган гасырның 60нчы елларында ук төзелгән икән бит.
Әлбәттә, җирлек башлыгының яшәү челәр алдында да, район җитәкче ләре каршында да хисап тотуы кирәкле гамәл. Шуларга карап агымдагы эшләр планлаштырыла.
Хисап сессиясенә район башлыгы Михаил Афанасьев үзе килә алмаса да, анда урынбасары Николай Бызин һәм прокурор ярдәмчесе Ренат Муллануров катнашты.
Халык саны кимеп барганда, җирлекнең чәчәк атуы турында сөйләү урынлы булмас иде. Яшәүчеләре күбрәк булса, салымнары да әйбәт җыела дигән сүз бит. Үзсалым акчасын җыю аеруча мөһим, шуңа һәм аңа республикадан өстәлгән акча күп очракта юлларны карап тотарга, проблемалы урыннарны җайларга мөмкинлек бирә.
Дүрт авылны берләштергән бу җирлектә исәпләнгән 400гә якын кешенең нибары 174е генә эшли торган яшьтәгеләр икән шул. Туучылар саны катастрофа рәвешендә кими. Эш булмагач, яшьләр авылда төпләнми, китә. Шырдан шәһәрдән ул кадәр еракта урнашмаган булса да. Кызганычка, хәзер бу бик күп авыллар проб лемасы.
2021 елда Олы Шырдандагы Нәри манов урамында юлга вак таш салганнар, әмма монда район ярдәменнән башка мөмкин булмаган.
Кече Шырдан авылында оештырылган «Каюм Насыйри туган ягын торгызу» фонды җирлекнең бизәгенә, йөзек кашына әйләнеп бара.
– Фонд, миценат якташыбыз Асия Гобәйдуллина тарафыннан оештырылып, аның планы 2025 елга кадәр төзелде. Кыска гына вакыт эчендә К.Насыйри мәчете файдалануга тапшырылды, Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәйкәл куелды, кафе-кибет барлыкка килде, К.Насыйри коесы төзекләндерелде һәм башкалар. Ә инде 2021 елда Каюм Насыйри исемендәге музей-китапханә ачылу тагын бер зур вакыйга булды, – дип сөйли җирлек башлыгы Рәис Кәримов. – Бөек мәгъ рифәтче мирасын торгызуга зур өлеш керткән өчен Асия Гобәйдуллинага зур рәхмәте безне белдерәбез!
Сүз дә юк, мондый фонд һәм шундый олы йөрәкле иганәче булу Шырдан җир легенең абруен нык күтәрә. Әмма зур кунакларны кабул итәр өчен, чөнки монда хәзер аларның эзе суынмый, юлларны яхшылап ремонтларга, төзекләндерергә, күп еллардан килгән су проблемасын хәл итәргә кирәк. Әлегә алар халыкны борчыган иң кыен мәсьәләләр булып тора. Бу инде җирлек җитәкчелеге белән халыкның бердәмлеген сорый. Әйтик, 2021 елда Олы Шырданда Г.Тукай урамында суүткәргечне 340 метр озынлыкта, акчаны бик каты экономияләү хисабына ремонтлый алганнар. Өстәвенә, 180 метр да яңа трасса салынган.
2022 ел планында үзсалым акчасы хисабына юлларны тоту һәм ремонтлаудан, өч авылда объектларны паспортлаштырудан тыш, Олы Шырданда суүткәргечне су башнясына кадәр сузарга, Кече Шырданда яңа су башнясы төзергә кирәк. Шулай ук, 2024 елга кадәрге чорда Говядино авылында ике урам арасына күпер салу, Кече Шырданда 1,5 чакрым һәм Олы Шырданда юлга вак таш җәю, Бертуган Рәхимовлар урамында яңа скважина кую күзаллана.
– Без хәзер яңа чынбарлыкта яшибез, – диде Николай Бызин, үз чыгышында. – Халык китә икән, димәк авылны җәлеп итә алырлык үзгәртергә кирәк. Грантларда һәм респуб лика прог раммаларында актив катнашу да файдага гына булачак. Фермерлыкны үстерү юлларын табу авылны яшәтүнең бер ысулы.
Олы Шырданда, мәсәлән, Ильяс Абдуллин фермер буларак теркәлеп, 2012 елдан бирле хуҗалыгында мөгезле эре терлек асрау белән шөгыльләнә. Ә бит ярдәмчел хуҗалыкларны оештыру һәм саклау буенча дәүләт программалары яшәп килә. Димәк, теләге булган яшьләргә мөмкинлек табарга булыр иде дә бит. Кызганычка, биредә хәзер үзе өчен сыер асраучыларны бармак белән генә санарлык. Шулай итеп, гомер-гомергә макталып килгән Шырдан катыгын озакламый тату түгел, сөйләрлек тә калмасмы?
Башлыкның хисап чыгышына прокурор ның да сораулары булды. Ул 2021 елга планлаштырылганча, юлларга вак таш салуның һәм скважинаны торгызуның ни сәбәптән эшләнмичә калуы һәм проблемаларны хәл итү өчен нинди чаралар күрелүе белән кызыксынды.
– Авылны су белән тәэмин итү – зур финанс чыгымнары таләп итә торган мәсьәлә. – диде Рәис Кәримов. – Ике скважина эшли, кышын су җитә, ә менә җәен проблемалар башлана. Без «Чиста су» республика программасына керү юлларын эзлибез. Район ярдәменнән башка мөмкин булмаячак. Ә Г.Тукай урамына вак таш салуга килгәндә, ул безнең беренче планда тора, әмма башта суүткәргечне ремонтларга кирәк булачак.
Олы Шырдан авылының Ленин урамында яшәүче Флера Шәрәфетдинова очрашуга бик әзерләнеп, район башлыгының үзе белән очрашып, бөтен дәгъвасын җит керү теләге белән килгән иде. Аның канәгатьсезлегендә тө гәл лек җитеп бетмәсә дә, сөйләгәннәрдән аңлашылганча, алар яшәгән йорт су эчендә калган, диярлек. Ягъни, чокыр янында, өстәвенә торбалардан су үтеп чыгу очраклары бар икән. Идән астында да ел әйләнәсендә су ди. «Сазлык эчендә яшибез. Җәй көне дә шул, кышын да. Чокыр да бик тирән, берәрсе төшеп китсә, бу соңгы нокта булачак. Шикаятьне кемнәргә генә язып карамадык, ТКХга да бардык. Беркемнән дә җавап алмадык. Болай туктап калмаячакбыз, прокуратурага барачакбыз, – диде ул. – Пай җирләрен сатып бетерделәр. Беребезнең дә калмады. Рәхмәт Асия Наилевнага, авыл өчен тырыша. Бернинди перспективасыз авыл бу. Күперләр дә калмады, кая киткән, билгесез».
Рәис Кәримов җавап йөзен нән, тагын бер тапкыр, эшләрнең бу елның язына, ә юллар ремонтлауның һәм торбалар алмаштыруның үзара салым акчасы исәбенә җәйгә планлаштырылуын аңлатты.
– Флера апа әйткән проблемалар белән без яхшы таныш, әмма аларны яңа елга кадәр карау мөмкин булмады. Барлык эшләр планга салынган. Ә җир пайларына килгәндә, аларда минем катнашым юк, – диде башлык.
Хисап сессиясендә башка сорау бирүчеләр дә, шул ук вакытта Флера ханымның дәгъвасын яклап чыгучылар да табылмады. Барыбыз да бик яхшы аңлый: нинди генә эшкә тотынсаң да хәзер зур акча таләп ителә. Әлбәт тә инде, авылларны үзара салым акчасы нык коткара. Ул җирлек инфраструктурасын яхшырту механизмы булып тора. Бу үзеннән-үзе авылларда эш урыннары булдырып, әйтик, гаилә эшмәкәрлеген үстереп яшәүчеләр санын арттыру бурычын куя. Алар бер-берсе белән тыгыз бәйләнгән. Шундый бөек шәхесләрне биргән тарихи авылларны саклап калу өчен Асия Гобәйдуллина кебек иганәчеләрнең, битараф булмаган, дәгъвалап түгел, ә эш бе лән үзләрен күрсәтүчеләрнең күбрәк булуы таләп ителә. Болар буш сүзләр булып күренсә дә, күп нәрсәне сәясәткә сылтасак та, үзебездән торганнары да бар бит әле аның. Шул ук вакытта үзсалым акчасы җитәрлек була алмый икән, республика программаларына керү бик күп эшләрне башкарып чыгарга ярдәм итәчәк. Әмма программага эләгү шулай ук бик зур эш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев