Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Юбилейга әзерлек башланды

Горький исемендәге мәдәни үзәктә Каюм Насыйриның тууына 200 ел тулу планын эшләү буенча киңәшмә узды.

Һәр оешма: мәгариф, китапханә, мәдәният, массакүләм мәгълүмат чаралары, яшьләр һәм башкалар үз фикерен һәм тәкъдимен җиткерергә тиеш иде.

– Юбилей бәйрәменә без формаль яктан гына түгел, бөтен фронт буйлап әзерләнергә тиеш, – ди район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Денис Лулаков. – План «хыялый» һәм «кыю» булырга тиеш. Каюм Насыйри – татар халкының бөек мәгърифәтчесе генә түгел, ул бөтен чорларның бөек галиме. Һәм без, аның ватандашлары буларак, исемен бөтен Россиягә, хәтта чит илгә дә таратырга тиешбез.

Шулай ук, эшче төркем булдырылды, анда төрле тармак вәкилләре керде, шул исәптән «Яшел Үзән» журналистлары да. Чыннан да, бөек галимнең безнең районнан булуы белән горурланабыз. Һәм әгәр дә сездә, юбилейны лаеклы каршы алу буенча нинди дә булса идеяләр яки фикерләр булса, 5-68-03 номеры буенча шалтыратуыгызны сорыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев