Әйшә Урта мәктәбендә "Туган тел - безнең байлыгыбыз" дип исемләнгән чара үткәрелде
Аны авыл китапханәчесе Алсу Марсилевна белән берлектә мәктәбебезнең туган тел һәм әдәбият укытучылары оештырды.
Чарада бөек шагыйребезнең шигырьләре укылды, татар халык мәкальләре искә төшерелде, "Түбәтәй" уены уйналды. Укучылар бу чарада белемнәрен төрле яктан ачты, төрле телләрдә аралашты. Бүгенге чара бик эчтәлекле һәм матур узды.
Телләрне өйрәник, ә туган телебезне саклыйк, онытмыйк!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев