Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Йортсыз калган гаиләгә ярдәм кирәк

Узган җомга кичендә Олы Ачасырда янгын чыкты. Авылга Таҗикстаннан кайтып урнашкан 6 балалы гаиләнең сарайларында ут чыгып, барлык йорт-җирләре, мунчалары янып, көлгә әйләнде.

Алар өйләреннән бары документларын гына алып чыга ала. Шул көнне генә йортны сатып алып, үзләре исеменә яздырган булалар. Урамда калган гаиләгә, әлбәттә инде, иң беренчеләрдән булып, авыл халкы ярдәмгә килә. Шул ук кичне битараф булмаган күршеләре кунарга кертсә, аннары ашату, йорт эзләү эшен авыл җирлеге, мәчет, мәктәп коллективы үз өстенә ала. Татар халкы ярдәмчел бит ул, җылы кием-салым да, азык-төлек белән дә тәэмин итәләр. Иң мөһиме, 8 кешелек гаиләгә сатып алу өчен йорт кирәк була. Әмма аларга туры килерлек өйне Олы Ачасырда таба алмыйлар.

 

– Урамда калган гаиләне Яшел Үзәндә сыендырыр өчен торак табарга ярдәм иткән район башлыгы Михаил Афанасьевка бик зур рәхмәт. Алар шәһәрдә ике бүлмәле фатирда вакытлыча, 3-4 ай яшәп тора алачак. Бу вакытта гаилә башлыгы яшәр урын эзләргә һәм эш табарга тиеш булачак, – дип сөйли Олы Ачасыр авыл җирлеге башлыгы Марат Гатиятуллин.
 

 

Бәлки безнең районда йорт сатучылар бардыр. Акча күчерү һәм элемтәгә чыгу өчен телефон номерын бирәбез: 89274221549.
Зиадулла Лолаев исемендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев