Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Йорт саен трактор, ә юл чистартырга техника яллыйлар

Олы Яке авылы җирлегенең хисап сессиясенә барганда, үч иткәндәй көчле буран чыкса да, юлыбыз уңмады дип әйтеп булмый. Юллар чиста иде.

Сессия онлайн-форматта уздырылып, аны «Яшел Үзән» инстаграм каналы аша карап булды. Аның аша керүчеләр саны 2 меңгә җитте.
Формат онлайн булганга күрә бу җирлек үз байлыгын күргәзмә оештырып күрсәтә алмаса да, аның югары дәрәҗәдә буласын бик яхшы беләбез. Әмма җирлек башлыгы Фирая Фәйзуллинаның кәефен кырырлык мизгел дә булды. Буранлы, ишеп кар яуган мизгелләрдә авылдашларның кайберләре килеп, юллар чистартылмавына канәгатьсезлек белдерәсе иткән. Шундый карлы елда каяндыр трактор килгәнне көтеп ятканчы, үз урамыңны ялт кына чистартып куйсаң, һәркем рәхмәт кенә укыячак. Җирлекнең үзенең тракторы булсамы? Фирая Бариевна үзе утырып чыгып, чистартып алыр иде. Әлегә үзләренең тракторы юк, әмма сессиядә район вәкиленнән сораячаклар.

– Эшебез, нигездә, халык мәнфәгатен кайгыртуга юнәлтелде. Үзебез булдыра алмаганнарын район җитәкчелеге аша хәл итәргә тырыштык, – дип сүзен башлады Олы Яке авыл җирлеге башлыгы хисап чыгышын. – Эше барның – ашы бар дигән әйтем безнең җирлектәге халыкка бик туры килә. Тырышып эшлиләр, бай яшиләр, күңелле ял итә беләләр. Хөрмәтле авылдашларым, мин сезнең белән горурланам!
Башлык сүзләрендә хаклык күп. Бу якларда халык, чынлап та, бик матур һәм мул тормышта яшәү өчен тырыша. Бер-берсеннән ак көнләшү белән көн күрәләр дип әйтү дә дөреслеккә туры килер. Элек совхоз чорыннан килгән гадәт буенча яшелчә үстерәләр, тырышалар, мөмкинлеге булганнар җыйган уңышларын сатып, район халкын да шатландыра.

Биш авыл кергән җирлектә 900дән артык кеше яши, дача тотучылар да бар. 160 йорт аларныкы. Ел барышында 5 бала туса, 17 кеше вафат. Хәзер безнең тормышта, кызганычка, шундый тенденция сакланып килә, туучыларга караганда үлүчеләр күбрәк. Бу җирлек шулай ук искәрмә түгел.

– Яшәүчеләрнең үзсалым программасында актив катнашуы нәтиҗәсен күрсәтә, – дип сүзен дәвам итте башлык. – Аны Үтәнгеш авылында бер кешедән быел 2000мең сумнан, Уразлыда – 1 меңнән, калган авыллардан 500әр сумнан җыярга булдылар. Бу акчага безгә Олы Яке зиратында агачлар кисәргә, Каратмәндә Клуб урамын ремонтларга, яңа ясала торган күлгә вак таш салыр га һәм башка эшләрне башкарыр га туры киләчәк.
Урамнарны кардан чистарту буенча шәхси эшмәкәр белән килешү төзеп, 250 мең сум түләп куйганнар. Әмма трактор үтә алмый торган урамнар бар. Уразлының Подгорная урамына күпернең кечкенә булуы сәбәпле «Амкадор» тракторы керә алмый.

– Ярый әле Уразлыда Айдар Ибраһимов белән Илнур Шәйхетдинов бар, алар чистарта. Әмма Олы Якедә бушка чистартучы юк. Тагын бер урамга трактор керә алмый, күпер кирәк. Аны үзебезнең көч белән генә төзү мөмкинлеге юк, шуңа күрә район ярдәмендә республика программасына керергә тырышырга иде, – дип сөйли Фирая Фәйзуллина. – Үзебез яшәгән җирлек территориясен чисталыкта тоту бик актуаль. Өмәләр уздырганда халыкның катнашуын теләр идем.
Быел урамнарга өстәмә рәвештә фонарьлар кую программасына керә алулары бик яхшы. Димәк, күп урамнар тагын да яктырачак. Олы Яке авылының Высотная урамы газ кертү программасына кертелгән. Проектына былтыр ук тотынганнар.
Бәйгеләрдә катнашуга килгәндә, Яңа елга территорияне бизәү буенча районда – 2нче, республикада 3нче урын алып, 150 мең сумлык, махсус бәйгедә 75 мең сумлык сертификат отканнар.

Петьялка елгасының язгы вакытта ташып, шактый гына зыян салуы, аны тирәнәйтү максатыннан 1200000 сумлык проект эшләнүе турында әйтелде. Проекты әзер икән, республика программасына керергә булачак. Грыжбай күлен төзекләндерүгә исә проект ясалып, республика программасына кертелгән.
Бу территориядә уңышлы гына эшләп килүче фермерлар бар. Алар, җирлекне үстерүгә үзләреннән шактый өлеш кертә. Эш урыннары булу да аларга бәйле. Араларында җиләк-җимеш, яшелчә үстерүчеләре, кош-корт үрчетүчеләре, сарык асраучылары, умарта тотучылары бар. Олы Яке фермерларының тәҗрибәсе белән уртаклашыр га төрле төбәкләрдән килеп, зур бәя биреп китәләр.

Хисап сессиясе онлайн форматта узса да, сораулар күп булды. Җирле депутат Фәйрүзә Вәлиева Каратмән авылында яшәүчеләр гозерен җиткерә. Бу авылда яшәүчеләр бик актив булып, үз күңелләрен үзләре күреп яши белә, аларга яңа клуб кирәк. Авылда өлкән кешеләргә дәваханәләргә бару бик кыен, шуңа күрә 3 айга бер тапкыр булса да табиблар килүе сорала. Шул ук вакытта балтырган үрчүгә, кибет булмауга борчылучылар бар.
Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы урынбасары Николай Бызин каратмәнлеләр сорауларына җавап йөзеннән авылларга Райпо кибете килеп йөриячәген, балтырган мәсьәләсендә район авыл хуҗалыгы идарәсенә заявка бирергә кирәклеген, табиблар буенча сорауны җитәкчелеккә җиткерәчәген әйтте.

Шулай ук Олы Якедәге күпкатлы йортның фасадын җылытырга, хуҗалыклардагы лейкозлы сыерларга чара күрергә, Каратмәндә яшьләргә спорт мәйданчыгы кирәклеген дә җиткерделәр.
Район вәкиле сорауларның җавапсыз калмаячагын белдерде. Ул җирлектә 64 трактор булып та юлларны кардан чистартуда кыенлыклар чыгуына гаҗәпләнеп:

«Ра йонда бер генә авылда да моның кадәр техника юк һәм сезгә тагын муниципаль трактор кирәк икән», – диде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев