Җәйге каникуллар вакытында Яшел Үзән районының тәрбиягә бала алган Миңнуллиннар-Латыйповлар гаиләсеннән 7 бала "СтройДруг" кибетендә, "НОРЛАТ" һәм "NURLATY flowers" кафеларында стажировка үтә
- Безнең хөрмәтле остазларыбыз Индира һәм Рамил Мергалиевларга, егетләребезгә ярдәм итүләре өчен, ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерәбез.
"Трамплин" БФ җитәкчесе Эльвира Осокина һәм Казаннан искиткеч оператор Алена Рассулова оештырган видеорепортажда катнашуыбызга рәхмәтлебез, - ди, балаларның әнисе Рәисә ханым. – Балаларыбызга - Александр, Максим, Илья, Милена, Никита, Регина һәм Кириллга юлланган җылы теләкләр һәм киңәшләр өчен рәхмәт.
Чын күңелдән кураторларга, остазларга һәм балаларга сәламәтлек, зур уңышлар телибез!
"Трамплин" хәйрия фонды ярдәме белән "Профориентация" проекты - ул яшүсмерләр өчен яхшы учреждениеләрдә стажировка узу һәм остазлар белән бергә беренче эш тәҗрибәсен алу өчен уникаль мөмкинлек.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев