Яшьләр спорт түгәрәкләренә ни өчен читкә йөрергә мәҗбүр?
Мулла Иле җирлегенең хисап сессиясе яңартылган мәдәният йортында авыл уңганнары әзерләгән күргәзмә белән башланды. Ә аларның хезмәтләре тел шартлатырлык иде.
Зур Өтәк авылыннан Фәттаховлар гаиләсе, кайберәүләр кебек, бүгенге көндә сыер тотуның бер файдасы юк дип, уфтанмый. Хуҗалыкларында хәтта биш баш сыерлары бар. Сөтне ике көнгә бер литрын 22 сумнан эшмәкәргә тапшыралар. Кирәк кешегә төрле сөт ризыклары да әзерләп бирәләр: каймак, эремчекне бүгенге көндә бик теләп алалар. Чөнки сыер асраучылар саны көннән-көн кими, ә «натураль» ризыкка өстенлек бирүчеләр арта. Мулла Иленең тагын бер тынгысыз гаиләсе – Рәшит абый Яруллин каклаган казга кадәр алып килгән иде. Алар каз-үрдәк итеннән тушенка да ясый. Рушания апа бәйләгән оекбашларны, каз мамыгыннан ясаган мендәрләрен күреп, исең китәрлек. Менә нәкъ шундый булган гаиләләрнең тормыштан зарланып утырырырга вакытлары юк: алар булсын дип тырыша һәм менә дигән итеп гөрләтеп яши белә.
Мулла Иле авыл җирлеге башлыгы Илдар Сәлахиев чыгышы авылның бар тормышын яктыртты.
– Ел дәвамында авыл һәм зират өстен чистарту буенча тугыз тапкыр өмә үткәрелде. Туган җиребезгә битараф булмаучыларга, үзләреннән өлеш кертүчеләргә рәхмәтемне белдерәм. Шулай да, өмәләрдә бер тапкыр да катнашмаган кешеләр бар. Бердәм булсак иде, – дип сөйли башлык. – Безнең өчен тагын бер зур проблема – су мәсьәләсе. 2014 елда «Су программасы» буенча скважина казылып, су башнясы, санитар- саклык коймалары урнаштырылды. Яңа скважинадагы су җитми, ә искесенең составында тимер күп, сыйфаты начар. Проект буенча икенче башня булуы шарт. Быел дәүләт программасы буенча су саклагыч дамбага капиталь ремонт үткәрү күздә тотыла.
Мулла Илендә дә күп эшләр халыктан җыелган үзсалым акчасына башкарыла. Быел да 500 сум күләмендә җыеп, авыл урамнарына таш җәюне дәвам итү күздә тота.
Хисап сессиясендә, шулай ук җирлекнең ФАП мөдире Лилия Садыйкова һәм мәдәният йорты мөдире Рәзинә Сәйфетдинова үз эшчәнлеге белән таныштырды. Мулла Иле мәдәният йортының уңышлы эшләп килүен газета битләре аша да яхшы беләбез. Башка җирлекләрдә үткәрелмәгән үзенчәлекле чаралар нәкъ менә авыл халкы катнашында биредә уза, бай фантазияле коллективка сок ланмый мөмкин түгел. Шулай ук «Яшьлек» бию коллективының уңышлы иҗат итүен әйтми булдыра алмыйм. Район башлыгы Михаил Афанасьев яңартылган мәдәният йорты ачылышында ут егет-кызларны күреп, соклануын яшермәгән иде һәм шулчак аларга яңа костюм тегүдә ярдәм итәргә теләвен белдерде. Сүзендә торды – район җитәкчелеген яшьләр яңа костюмнан дәртле бию ләре белән каршы алды. Сессиядә катнашкан район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Александр Старостин да: «Биюче егетләрегезне саклагыз, киләчәктә дә бу матур шөгыльләреннән аерылмасыннар иде», – дип белдерде.
Инде күңелен тырнаган сорау ларын җиткерүчеләргә килсәк, күп булмаса да, алар бар иде. Суның начар сыйфатлы булуын җирлек башлыгы чыгышыннан аңладык, хуҗасыз этләрнең күп булуы да мулла иле халкын борчый. Үзгә сораулар да яңгырады. Мәсәлән, Исламия Гарифуллина авыл уртасындагы күлнең корып юкка чыгуына борчыла. «Рәхәтләнеп каз-үрдәк асрар идек. Элек кышын балалар тимераякта шуа, хоккей уйный торган иде», – ди ул. Чынлап та, элек Мулла Иле авылында гына да биш күл булган, аның бүген берсе генә – Чупак күле генә сулы. Бу мәсьәләне экологик программа ярдәмендә генә хәл итеп була дигән фикер ишеттек.
Зөфәр Ганиевның исә, үсеп килүче буын өчен, спорт белән шөгыльләнергә мөмкинлекләр булмауга җаны әрни. «Футбол уйнарга – Яшел Үзәнгә, самбо һәм чаңгы спорты буенча – Ормарга йөрергә мәҗбүрбез. Кая безнең көрәш секцияләре? Авылда яшьләр калсын дип сөйлибез икән, аларга мөмкинлекләр дә булдырырга кирәк!» – ди ул. Чынлап та, Зөфәр абый белән килешми мөмкин түгел. Чаңгы буенча хәзер Норлатта шөгыльләнүче тренер бар диеп беләбез. Башка секцияләргә дә читкә йөрерлек булмасын иде ул.
Матур традиция буенча авыл үсешенә үзләреннән өлеш керткән, битараф булмаганнарга район башлыгы Михаил Афанасьев исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Иң борчыган мәсьәлә – демография. Авыл жирлегендә 488 йортның 82се буш, барлыгы 816 кеше яши. Узган ел 1 бала туган, 17 кеше үлгән. Авылның иң өлкән кешесе – Вәгыйзә Кәлимуллинага 103 яшь, Рәхим Хөсәеновка 90 яшь тулган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев