Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Яшел Үзән районында яңа табиб амбулаториясе 10 меңгә якын кешегә хезмәт күрсәтә алачак

Бүген Карамалы Тау бистәсендә яңа табиб амбулаториясен төзү мәсьәләләре буенча эшлекле киңәшмә булды, аны 2022 ел башына тапшырырга планлаштыралар.

Киңәшмәдә Яшел Үзән районы башкарма комитеты җитәкчесе Ильяс Ганиев, район үзәк хастаханәсе баш табибы вазифаларын башкаручы Эльмир Гатин, шулай ук төзелеш оешмасы вәкилләре катнашты.

Хәзер биредә эчке бизәкләү эшләренә керешкәннәр инде, 1 октябрьдән территорияне, шул исәптән керү юлларын реконструкцияләүне дә кертеп, төзекләндерүне башлау планлаштырыла.

Яңа амбулатория, Зөя утравы һәм якын-тирә торак пунктларда яшәүчеләрне дә кертеп, 10 меңгә якын кешегә хезмәт күрсәтә алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев