Яшел Үзән районында Роза Яруллинаны искә алу кичәсе узды
Олы Ачасыр авылында Роза Гаделҗан кызы Яруллинаны искә алдылар. Ул озак еллар Олы Ачасыр авыл җирлеге башлыгы вазифасын башкарган кеше.
Чараны "Ак калфак" оешмасы җитәкчесе Тәскирә Шәйхуллина авыл җирлеге, мәдәният йорты белән берлектә уздырды. Кичәдә хезмәттәшләре, дуслары һәм якын туганнары катнашты. Алар Роза Яруллина белән эшләгән чактагы якты истәлекләре белән дә уртаклашты. Рухына дога кылынды.
Роза Яруллина ачык күңелле, киң кырлы, үтә тырыш, авыл өчен җан атып яшәүче җитәкче, хатын-кыз, ике улы өчен кадерле әни, оныкларына яраткан дәү әни булды. Аның исеме беркайчан да онытылмаячак. Авыр туфрагы җиңел булсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев