Яшел Үзән китапханәчеләре Норлат балалар йортында интеллектуаль кичә оештырды
Моның өчен Сергей Лукьяненконың «Черновик»китабы буенча махсус хокукый квест әзерләнгән иде.
Яшерен серне чишәргә Норлат авылы балалары җыелды. Барлыгы өч команда: Норлат урта мәктәбеннән "Динамит", "Кодекс" һәм балалар йортының "Комета" командалары катнашты.
- Уенны оештырырга безнең дусларыбыз һәм партнерлар: «Neon Line» реклама-җитештерү компаниясе, шулай ук «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе вәкиле Тимур Нигъмәтҗанов булышты. Барлык катнашучылар да дипломнар һәм бүләкләр алды, ә квест шәһәр һәм район мәктәпләре буенча сәяхәтен дәвам итә, - дип сөйләде Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Алия Хисамова.
Китапханәчеләр билгеләп үткәнчә, бу китапны һәркем укый ала. Аны Яшел Үзән шәһәре, Тургенев ур., 6 адресы буенча Үзәк китапханәдә алырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев