Якташларыбыз белән горурланыйк
Икенче Бөек Ватан сугышында җиңүгә инде озак еллар узса да, аның шаукымы әле дә онытылмый.
Әлеге сугышта безнең якташлар да катнашып кына калмаган, бөек җиңүне китергән, исән калганнары сугыштан соң илебезне торгызуга зур өлеш керткән һәм алар арасында галимнәр дә бар. Шундыйларның берсе турында искә алып узу комачауламас, мөгаен.
Хәбибулла Әмиров турындагы мәгълүматны безгә эзтабар, отставкадагы хәрби хезмәткәр Рәхимулла Гарифуллин ирештерде. Аның данлыклы якташларыбыз турында әйтәсе килүе юкка түгел. Без андый дәрәҗәдәге шәхесләрне белеп торырга һәм онытмаска тиеш.
Хәбибулла Әмиров Татар Танае авылында 1901 елда эшче-крестьян гаиләсендә туган. Яшьтән үк белемгә омтылуы аңа Читага абыйсы янына китәргә этәргеч биргән. Ул анда 1916 елда 1нче дәрәҗәдәге мәхәллә училищесын тәмамлый, ә 1923 елда – 2нче дәрәҗәдәгесен. Шул елларда ул үзенең искиткеч эшчәнлеген, бе лемгә омтылышын күрсәтеп, училище ны тәмамлагач, укуын дәвам итү өчен Казан дәүләт университетының медицина факультетына җибәрелә. Әмма матди кыенлыклар кичерүе аркасында аңа университеттагы укуын өзәргә туры килә. 1924 елдан 1927 елга кадәр Таткомздрав диспансерында медбрат булып эшли. Бары махсус гаилә стипендиясенә лаек булгач кына укуын дәвам итә. Белемгә омтылу булса, андый кешене бернинди дә авырлык туктатмый.
1931 елда ул университетны уңыш лы тәмамлый. Аңа, яхшы укуы сәбәпле, аспи рантурада калырга тәкъ дим ясый лар. Аспирантураны тәмамлагач, Хә бибулла Әми ровны анатомия кафедрасына ассистент итеп билгелиләр. 1941 елда аны хәрби хезмәткә запас полк ка башта кече табиб, аннан соң өл кән табиб итеп алалар. Анда ул сәла мәтләнүчеләрнең аерым батальонында эшли. Үз бурычларына иҗади карый һәм нәтиҗәдә яраланганнан соң буыннар хәрәкәтен җайлау аппаратын уйлап таба. Сугыштан соң кафедрага кире кайтып, туктатылган фәнни эшен яңадан дәвам итә. 1947 елда фәндә аз өйрәнелгән тема буенча институтның галимнәр советы утырышында кандидатлык диссертациясен яклый. 1949 елда аны анатомия кафедрасы доценты итеп сайлыйлар, ә 1951 елда доцент исеме бирелә. Профессор А.И.Лабок галимнәр советына тәкъдим иткәндә аңа бик яхшы характеристика бирә. Хәбибулла Әмировның мөстәкыйль эшләргә сәләтле булуы, коллегалары һәм студентлар арасында абруен билгели. Озакламый ул докторлык диссертациясе өстендә эшли башлый. Бик күп фәнни эшләре белән таныла, кафедраны җитәкли, студентлар белән бик күп эшли. Аны яраталар, хөрмәт итәләр, фәнни эшләре галимнәр арасында як лау таба. Хезмәтләре өчен ул ТАССР Югары Советы Мактау кәгазе, орден-медальләр белән бүләкләнә. 1967 елда лаеклы ялга чыга, ә 1987 елда вафат була.
Медицина хезмәте майоры Хә бибулла Нурмөхәммәт улы Әми ровны, күргәнебезчә, фәнни эш ләреннән каты сугышлар туктатып торуга карамастан, әлеге катлаулы елларда ул күпме яралыны аякка бас тыра, аның уйлап тапкан ысуллары күпме солдатның гомерен озайта. Тыныч вакытта да үзенең үзенчәлекле фәнни эшләре белән медицинаны алга җибәрүгә искиткеч зур өлеш кертә. Шундый якташларыбыз белән безгә ничек горурланмаска?!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев