Якташларыбыз 1 июнь көнен сабыйлар өчен чын бәйрәм итеп билгеләргә барлык мөмкинлекләрне булдырды
Тагын кем өчен тырышырга инде, балаларыбыз өчен дә булмагач! Бер авыл да читтә калмады, дисәк тә була. Афәрин райондашлар!
-Бишнә мәдәният йорты каршында да 1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан күңелле чара булып узды. Балалар төрле уеннар уйнадылар, биеделәр. Соңыннан коймак белән сыйланып, самавырдан чәй эчтеләр. Каникулларыгызны имин һәм хәвефсез, күңелле үткәрегез балалар, - ди Бишнә мәдәният йорты мөдире Илфат Сабиров.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев