Якелеләр яшьнәп яшиләр
Көзге байлык! Көзге муллык! Авылда каз өмәсе! Яше-карты, бала-чага Шау-гөр килә һәммәсе. Әнгам Атнабаев.
Чебешләрне көздән саныйлар, дисәләр дә, каз өмәләре салкыннар башлангач, кар яугач та уза әле. Шунысы күңелле: әле бер авылда, әле икенчесендә аны элеккеге йолаларыбызга туры китереп, зур бер бәйрәм итеп оештыралар. Нәкъ менә шундый күңелле очрашу Олы Яке авылының Әхмәтшакировлар гаиләсендә узды.
– Авылда иң күңелле мәшәкатьләрнең берсе – каз өмәсе. Ул зур эш кенә түгел, ә матур итеп аралашу, күңел ачу чарасы да. Йолкыган казларыбызны көянтәгә асып, чишмә суында чайкап, җырлап, биеп, төрле уеннар уйнадык. Шундый күңелле бәйрәм килеп чыгар дип көтмәгән дә идек. Эш беткәч, каз итеннән пешкән бәлеш, мае белән майланган коймак белән гөрләшә-гөрләшә чәй эчтек. Элеккеге гореф-гадәтләрне яшь буынга җиткерү безнең төп бурычыбыз бит. Олы Яке мәдәният йортында эшләп килүче «Өммегөлсем» фольклор коллективы кызларына олы рәхмәтемне житкерәм, – дип сөйли Лилия ханым.
Әхмәтшакировлар ел да кош-кортны күп ләп тота. Быел апасы белән ике гаиләгә 65 каз үстергәннәр. Теләче районы фермерыннан май аенда чыккан кошларны сентябрь башында алып кайтканнар. Быел сораучыларның күплегенә Лилия ханым үзе дә аптырый.
– Иң зур каз 4 кило да 300 гр булды. Газ миченә сыймый дип, артык зурны яратмыйлар да. Гадәттә, әнкә каз тәмлерәк тә, майлырак та була. Арча районында тавык һәм казларыбызны ыслап та бирәләр. Яңа елга әзер булачак. Кошларны төрле ысул белән ашап карыйбыз һәм халык та бик яратып ала. Кайчак үзебезгә калмый да әле. Шулай ук соңгы вакытта өйдә җитештерелгән казылыкны бик яраталар. Биектау районының Казаклар авылында шәхси эшмәкәр без илтеп биргән тана итеннән төрле формада казылык ясый. Иң мөһиме – хәләл. Нәкъ менә шундыйны авыз итеп караган кеше казылыкны кибеттән алып ашамый. Шулай итеп, үзебез җитештергән экологик чиста азык-төлекне төрле формада тәкъдим итәбез. Иң мөһиме сораучылар күп, – ди әңгәмәдәшем.
Инде янә «Өммегөлсем» кызларына әйләнеп кайтсак, 24 елдан артык мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе булып эшләүче6 Лилия ханым коллективы турында сөйләп туя алмый. Алар арасында лаеклы ялда булучылар да, эшләүче ханымнар да бар. Һәммәсе дә аш-суга, кул эшенә һәм җыр-биюгә бик оста. Һәр атна диярлек алар катнашында нинди генә чара үткәрелми. Бу җомга кичендә исә «Авылымның кышкы кичендә» дип аталган кич утыру бәйрәменә чакыралар. Шуның кадәр идея каян килә дигән соравыма: «Өч сыерым бар, менә шуларны сауганда да кайчак туктап калам да, кара әле менә бу бит нинди шәп фикер дип, башыма теркәп куям. Материал аяк астында ул, аны таба белергә генә кирәк. Ә илһам чыганагы, үз эшеңнең нәтиҗәсен күрүдән килә. Концертларыбызга зал тутырып тамашачы йөри икән, димәк без дөрес юлда!» – дип җавап бирде.
Каз өмәсендә катнашкан сылу кызлар барысы да пардан, бик матур күлмәкләрдән иде. Шушы костюмнарны әле күптән түгел генә махсус тектергәннәр. Әлбәттә, авыл җирлегендә мәдәният йортларына моның өчен акча бүлеп бирелми, шуңа да эшкә үзләре алынган. Җәен каен себеркесе җыеп, бәйләп, сатканнар һәм күпмедер акча эшләп, күлмәкләр тектергәннәр. Бу якелеләрнең җитезлегенә исең китәрлек, билләһи. Теләсә нинди хәлдән дә чыгу җаен табалар. Киләчәктә дә шулай бердәм булып, авылның мәдәни учагын сүндермичә, яшьнәп яшәгез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев