Яңа Турада төзелүче мәчет гөмбәзенә ярым ай куелды
Яшел Үзән районының Яңа Тура авылында мәчет төзелеше 2020 елда башланды.
Яңа Тура авылында төзелүче мәчет бинасына ай кую тантанасында мөхтәрәм кунаклар - Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьев, РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрданов, мөхтәсиб Габделхәмит хәзрәт Зиннзтуллин, Нурия Хашимова һәм башкалар катнашты.
- Чын күңелдән сезне әлеге вакыйга белән котлыйм! Без барыбыз да изге эш шаһитлары, бу безгә җылылык бүләк итә һәм районыбыз мөселманнарының киләчәк буыннары йөрәгендә чагылыш табачак. Сезгә тынычлык, сәламәтлек һәм иминлек телим, - дип билгеләп үтте Михаил Павлович чарада катнашучыларга сәламләү сүзендә.
Эшләр тәмамланганнан соң мәчет 500 дән артык дин тотучыны сыйдыра алачак. Бинада гыйбадәт кылу заллары, дәресләр үткәрү һәм юыну өчен бүлмәләр ачылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев