Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Яңа ел якынлашу хатирәләрне яңарта

Яңа ел якынлашкан саен күңелнең еракта, балачактан бирле калган әллә нинди җанга якын, рәхәт, жылы, якты хәтирәләр биләп ала.

Киләсе Яңа елдан, бала вакыттан ук күңел ниндидер сихри яңалык көткәнгәме, ул бәйрәмгә нык әзерләнә идек...

Күгәй балалар бакчасына йөри башлагач та, яңа елга, ел саен ак ситсадан күлмәк тектерәләр иде. Бу күлмәкне тектереп, бизәү эшләре бөтенесе Зәйтүнә апама йөкләнелгәнгә, ул бу эшкә бик җаваплы карап, атаклы дизайнерлар сыман, сызымнар сызып, 5-6 сантиметрлы пыяладан эшләнгән уенчыклар, ялтыравыклы яңа ел мишуралары белән күлмәк бизәү, әле башка кияр өчен катыргыны мамык белән уратып, уенчыклар тезеп, яңа ел бәйрәменә әзерлек 1 декабрьдән үк башланып, бөтен гаилә белән, апаның эш нәтиҗәсен көтә идек. Ул күлмәкне шулкадәр пыяла белән нихәл киеп йөргәнмендер, хәзергә кадәр исем китә. Ул вакыттагы тәрбиячебез, зирәк, акыллы,бөтен сүзен җиде кат уйлап кына сөйләүче - Мәрьям апа Гайнуллина киңәше белән минем башлыкны әллә ничә төрле тасма белән бизәп ,әзерлек эшләре төгәлләнә иде. Ул күлмәк белән башлыкны бәйрәмгә кадәр , минем буем җитми торган урынга элеп куйганга, бер генә тотып карыйм әле дип,елый- елый сорап йөдәткәнем бик истә калган...

Беренче бәйрәм балалар бакчасында, аннары мәдәният йортында уза иде (ул вакытта безнең өчен бик затлы сүз булып, клуб дия идек). Әй, ул көнне ничекләр көтеп алганны, бәйрәмгә килеп, 30-35 бала, чыршы тирәли җырлап, шигырьләр сөйләп әйләнүләрнең, үзенә күрә кызык та, күңелле дә бер тамаша булганын, ул чактагы һәрбер баланың хәтерендә озак саклангандыр...

Мәктәп яшендә Яңа ел бәйрәмен, авылның яше карты мәктәпкә җыелып, башта чирек бәяләре яхшы булган укучыларны бүләкләү белән башланып, аннары һәрбер сыйныф узенең чыгышын әзерләп, (теге бизәлгән күлмәкләргә сорау күпкә кимегән чак) аю, бүре, куян, төлке битлекләре, әтиләрнең иске туннарын эчке ягын әйләндереп киеп, берәр әкияттән өзекләр куеп, әдәби конкурс иде ул.. Җиңүче сыйныфны, бүләкләр көткәнгә, һәммәбез дә бик җитди карап, бөтен зал алдына чыгып, бүләк алу - иң күңелле вакытларның берсе саналды. Бәйрәмнән соң, рәсем дәресендә үзебез ясаган рәсемле кәгазь пакетларга салынган, Яңа ел бүләкләре алып, бер ай әзерлектән соң, Аллага шөкер диеп, кышкы каникулга китә идек.
Олырак сыйныфларда Яңа ел каршылау үзенә күрә бер тамаша булып, Яңа ел таңын каршылау, ул вакытта ,,утыру,, дип (каян чыккан сүз булгандыр инде ул) атала иде бездә. Сез кая, кемнәрдә утырасыз дигән сорау, ул чакны һәрберебезнең теленнән төшмәде.

Әлбәттә, безнең сыйныф та калышмый, бик дус булып бәйрәмгә әзерләнү белән мәшгуль идек. Күп еллар сыйныфташыбыз Харис Габделхәевларның ишеге безгә ачык булды. Аларның ишле гаиләсендә, беркайчанда ,,юк,, дигән сүз булмады, Кәрим абый (мәрхүм, урыны оҗмахта булсын, әйбәт, бик уңай кеше иде) белән Мөршидә апа, гел якты йөз белән каршы алып, берсүзсез, Яңа ел төнендә, безне узебезне генә калдырып, күршеләргә кереп кунарга да риза булалар иде, хәзергә кадәр рәхмәтлебез аларга.

Менә көндез 12ләргә барып, малайлар өстәлләр куеп, кызлар ашамлыклар тезеп, пилмән ясап, кичкә табынны әзерләп, кич клубта җыелырга сөйләшеп, өйләргә тарала идек. Ул көнне клубка чыкмаган кеше калмагандыр, кайткан кунаклар да, авылдашлар да. Үзенә күрә бер традиция иде шул ул төн. Шулай итеп, Яңа ел таңын, йокламый, җырлап, биеп, төрле уеннар уйнап, күңелле итеп каршы алып таралыша идек. Әле Казанга киткәч тә, традициягә тугры калып, гел авылга кайтуны карый идек.

Хәзер Яңа ел, безнең вакыттагы кебек булса да, никтер күңелгә шатлыгы гына сизелми. Ул вакытта әфлисүн, мандариннарны Яңа елда гына күргәнгә бик тәмле тоелгандырмы? Берничә төрле салат, бөтен гаилә белән җыелып ясалган пилмән - шушы бәйрәмгә генә пешерелә торган ризыклар саналып, ничектер бәйрәмгә ямь өсти иде шул....

Хәзер Аллага шөкер, барсы да бар, ел әйләнәсе бөтенесен ясап, сатып алып ашыйбыз, заманалар авыр диеп зарлансак та, кибет киштәләре тулып торганга, Аллаһыма чиксез рәхмәтлемен! Раббым һәркемгә дә киләсе елларыбызны исән-имин, бәхеттә каршы алып, хәвеф хәтәрсез, кайгы -хәсрәт күрми, бу елны булган бөтен авырлыклар үткәндә калып, Яңа ел саулыкларыбызга ныклык, өебезгә иминлек, җаннарыбызга нур, ризыкларыбызга бәрәкәт өстәсә иде, амин!

Зөлфия Хәйруллина. Күгәй

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев