Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Хөрмәтле дуслар

«Яшел Үзән» газетасы район хакимияте белән берлектә «Чәчәкле ишегалды – 2022» фото-бәйге игълан иткән иде.

Һәм бәйгегә йомгак ясалды. Шушы көннәрдә җиңүчеләрне Яшел Үзән шәһәре үзенә җыйды. Без Мулла Иле мәдәният йорты шушы бәйгедә җиңеп чыктык һәм районыбыз башлыгы Михаил Афанасьев белән "Яшел Үзән" газетасының баш мөхәррире Илсөя Садыйкова кулыннан 10 меңлек сертификат алу бәхетенә ирештек.


«Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы» ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин: "Мулла Иле мәдәният йорты хезмәткәрләре өчен чиксез шатмын, киләчәктә дә шулай тырышып эшләгез, чәчәк атыгыз" - дип матур теләкләрен җиткерде.


Безнең өчен бер көн дә калдырмыйча тавыш биргән авылдашларыбызга, якыннарыбызга, әдәби марафончы дусларыбызга, туганнарыбызга, олы рәхмәтләребезне җиткерәбез. Без сезнең тырышлык белән бу җиңүгә ирештек. Һәрвакыт шулай бергә булыйк. Беркайчан да безне ташламыйсыз.

Хөрмәтебез чиксез сезгә!

 

Чыганак: Мулла Иле мәдәният йорты Вк төркеме

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев