Хоккей турнирында дуслык җиңде
Урысбага авылында хоккей турниры уздыру күркәм традиция инде ул.
Бу юлы хуҗалар Татар Танае командасын кабул итте.
– Яшьләр бик матур уен күрсәтте. Җанатарлар да актив булды. Һәм ярыш урысбагалылар файдасына 12:6 исәбе белән тәмамланды. Шулай да, иң мөһиме – дуслык җиңде. Мондый очрашулар дәвамлы булсын. Яшьләребез спорт чараларында активрак катнашып, авыллар арасындагы дуслык җепләрен ныгысын иде, – дип сөйли турнирны оештыручы авыл җирлеге башлыгы Хәйдәр Сибгатуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев