Хезмәттән ямь табып яшәгән Зәфүнә апа
«Очрашкан юк, күреп сөйләшкән юк, хатлар алышкан юк, күптәннән... Күңелләрнең ике ярын бары тоташтырып тора үткәннәр», — дип язган Әнгам Атнабаев.
Фото: "ЯҮ" архивы
Еллар узган саен Түбән Урысбага авылының сигезьеллык агач мәктәбе сагындыра. Аның укытучылары да, биредә белем алган йөзләгән укучылары да күңелдә җылы хатирәләр калдыра.Биредә белем алган укучылар илебезнең төрле төбәкләрендә яшәп, үз бәхетләрен тапты. Һәркем үз урынында кирәкле кеше булды. Мәктәптә инша язганда кайберәүләр үзләрен укытучы, кайберләре табиб, хәтта космонавт итеп күз алдына китерә иде.
Ә менә Бәчек авылы кызы Зәфүнә Хөснетдинова: «Мин авылда калам», — дип язган иде.
Әйе, аның ялгыз әнисен калдырып китәсе килмәде. Югыйсә, Зәфүнә апа мәктәптә бик яхшы укыды, ул югары уку йортына да керә алган булыр иде. Мәктәптә математика укытучысы Банат апа Зарипова безгә аны үрнәк итеп мактап сөйли иде.
Г. Тукай исемендәге колхоз районда алдынгылардан саналды. Колхоз рәисе Рифкать Закир улы Габидуллин зур хөрмәткә лаек җитәкче иде. Машина-трактор паркы техника белән һәрчак тулы булды. Игенчелек, ит һәм сөтчелек фермалары яшьләрне үзләренә эшкә чакырып торды.
Зәфүнә апа Хөснетдинова фермага савучы булып урнашты һәм иң алдынгылардан саналды. Утыз еллык хезмәт юлында күпсанлы Мактау кәгазьләре белән бүләкләнде, эшкә рухланып хезмәт итте. Ул III дәрәҗә «Дан» ордены кавалеры булды. Хезмәт ветераны эш сөючәнлеге белән дә, шәхси тормышында да бәхетен тапты. Тормыш иптәше белән өч бала тәрбияләп үстерделәр. Балалары да гаилә корып яши. Оныклары «Әбием!» дип Зәфүнә апага кайтып йөри.
8 августта аның туган көне. 80 яшькә якынлашса да, ул әле дә тик тормый: берүзе сарыклар асрый, тавыклар тота. Бүгенге матур август көннәрендә яшь бәрәннәрнең чирәм ашауларын, тавыкларның йомры-йомшак чебиләрен ияртеп йөрүләрен карап тору үзе бер күңелле күренеш. Зәфүнә апа быел Корбан аенда да изге гамәлләр кылды. Ходай ризалыгы өчен дип, иң зур сарыкларның берсен — 15 меңгә, икенчесен — 10 меңгә, өченчесен бары 5 мең сумга биреп җибәрде. Ә бит ул аларны ел буе карап, ашатып үстергән. Зәфүнә апа үзе печән чаба, аны әйләндереп киптерә, арба белән өенә ташый. Кыш чыгарлык печәнне рулоннары белән сатып та ала. Бакчасында бәрәңге, чөгендер, кишер, суган үстерә. Аларны карарга, чүбен утарга, төбен өяргә дә вакыт таба.
Һәр җомгада почта таратучының «Яшел Үзән» газетасын китерүен көтеп ала. Газетаның һәр язмасын игътибар белән укып чыга. Моны да мәктәптә яхшы укуның гадәткә кереп калган бер билгеседер дип уйлап куям. Зәфүнә апа әниләрдән калган матур гадәтләрне дәвам итә. Буш вакыты булса, җеп эрли, орчык әйләндерә, кияүләренә, кызларына, оныкларына һәм иң якын кешеләренә оекбашлар бәйли. Авылыбызның соңгы истәлеге булган бу оекбашлар кышын аякларыбызны да, җаннарыбызны да җылыта.
Кайвакыт Казаннан шалтыратып, Зәфүнә ападан авыл хәлләрен сорыйм.
— Белмим шул, минем урамда йөрергә вакытым юк, — дип кенә җавап бирә.
Ул беркайчан да зарланмый. Гомер буе хезмәт белән дәртләнеп, тормыштан ямь табып яшәгән. Ходай аңа сәламәтлек тә биргән. Шулай исән-сау булсын!
Иң изге теләкләр белән,
авылдашлары исеменнән Рәшит Сабиров.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев