Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Хезмәтеннән ямь таба

Районның авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре бу күркәм бәйрәмне матур күрсәткечләр белән каршы ала.

Бөртеклеләрнең бер гектарыннан 25,6 центнер уңыш алынган, тулаем җыем 39 100 тонна тәшкил итә.

Көзге чәчү тәмам, барлыгы 8562 гектарда уҗым культуралары чәчелгән. Кырларда әле эш дәвам итә: орлыкка һәм силоска кукуруз, шулай ук орлыкка көнбагыш җыясы бар. Агымдагы елның 9 аена 16294 тонна сөт савылган, 25789 тонна ит җитештерелгән.
Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан газетабыз кунагы, бар гомерен сыер савуга багышлаган, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасына лаек булган Гөлинә Нигъмәтуллина. Ул инде 36 ел һөнәренә тугры калып, күпләргә үрнәк булырлык итеп хезмәт итә.


Күгеш мәктәбен тәмамлаган кыз күп яшьләр кебек шәһәргә китеп карый, әмма кала тормышы аныкы булмавын бик тиз аңлап ала һәм авылына кайта.
Бу вакытта әнием дә ялгыз иде. Аны да кызгандым. Икеләнеп тормадым һәм бервакытта да бу адымым өчен үкенгәнем булмады. Мин чын авыл хатын-кызы,дип сүзен башлады Гөлинә ханым.


Язмам герое үз бәхетен дә авылда таба. Әрә егете Рафикъ белән гаилә коралар. Әрәдә төп йортта озак яшәргә туры килми, берсе сыер савучы, икенчесе механизатор булып эшләгән тырыш гаиләгә колхоз Күгештән өч бүлмәле йорт бирә. Гөлинә ханым иркенләп декрет ялында да утырмый, беренче балалары Гөлиягә 6 ай булуга эшкә чыга. Улы Айнур белән дә шул ук хәл кабатлана, эш һәрвакыт беренче урында була. Колхоз таркалу җилләре Нигъмәтуллиннар гаиләсен дә читләтеп үтми. Әмма югалып калмыйлар. Гөлинә апа сыер савучы булып, «Вахитов» комплексына күчә.


– Завод кебек зур комплекста ничек эшләрбез икән, дигән икеләнү бар иде. Борчылуыбыз юкка булган. Тиз җайлаштык. Вахта йөртә, сменалап эшлибез. Өч операторга 900ләп сыер туры килә. Хезмәт хакын аеннан аена бирәләр. Отпуск ны икешәр атна итеп, кирәк чакта алабыз. Хезмәтемне бәялиләр. Хәтта Чехословакиягә ике атнага шифаханәгә ял итәргә дә җибәргәннәр иде. Гомумән, эшемне, коллегаларымны яратам. Шулай булмаса, бер урында 36 ел хезмәт итәр идемме икән?! Аннан, гомер буе техникада эшләгән ирем лаеклы ялда. Шуңа да, җаным тыныч, эштән өйгә кунак кебек кенә кайтам. Мал-туар каралган, сыерымны гына савып керәм дә, ашарга пешерәм. Җәен, әлбәттә инде, эш күбрәк. Март аеннан кош лар, бройлер чебиләр алып үстерәбез. Бакча тулы яшелчә, җиләк-җимеш, дигәндәй. Чәчәкләрне дә күп утыртам. Әле узган ел «Яшел Үзән» газетасы оештырган бәйгедә катнашып, сертификат та алган идем. Барысы да үз кулыбызда, шөкер, исәнлек кенә булсын, ди Гөлинә ханым.


Менә шулай, җир җимертеп эшли һәм ял да итә белә Нигъмәтуллиннар гаиләсе. Авыл кешесе дигәч тә, гел эшне генә күз алдында тотмыйк әле. Әнә алар концерт-театрларга да йөри, үзләре дә авылда үткәрелгән чараларда, скетчларда актив катнаша. «Өйдә генә бикләнеп ятып булмый, чакырган җиргә барабыз!» – диләр.


Казанда яшәүче кызлары Гөлия әле күптән түгел генә икенче тапкыр әни булган. Уллары Айнур үзләре янында яши, «Красный Восток»та тракторда эшли, әтисенең хезмәтен дәвам итә. Әлбәттә, Нигъ мәтуллиннарның төп байлыгы – балалары. Ял көннәрендә бергә җыелып, күмәк эшләрне башкаралар, тәмле камыр ризыклары пешереп сыйланалар, гаилә җылысын саклап яшиләр. «Яраткан эшем, хөрмәт иткән хезмәттәшләрем, ныклы терәгем – ирем, күз нурларым – балаларым, оныкларымның булуы белән чиксез бәхетлемен. Иң мөһиме – дөньяларыбыз тыныч булсын!», – ди Гөлинә апа.
Районыбызның алдынгы сыер савучысы Гөлинә ханым быел, Аллаһ кушып,
55 яшьлек юбилеен каршы ала. Алдагы тормышыгыз бүгенгедән дә ямьлерәк булсын, якыннарыгызның яратуын тоеп, саулыкта, бәхеткә генә төренеп яшәргә язсын иде.

Гөлинә Нигъмәтуллина, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе биргән мәгълүматларга караганда, сөт саву буенча җитештерү күрсәткечләрне елдан-ел арттыра бара. 2019 елда савым 20,9 литр тәшкил иткән, 2020 елда – 21,2 литр, 2021 елда – 22,1 литр һәм 2022 елда 23 литр булган. Бер сыердан уртача еллык савым 7800 литр. 100 баш сыерга 88 баш бозау туган.

Ул ел саен алдынгы хезмәткәрләр рәтендә санала. Чөнки үз вазыйфаи бурычларын үтәү нәтиҗәләренә сыйфатлы, җаваплы карый. Белеме һәм бай тәҗрибәсен хезмәттәшләре һәм яшь белгечләргә дә тәкъдим итә. Алар да остазлары кебек үк, эшләрендә уңышларга ирешәКибет киштәләре азык-төлектән сыгылып тора, табыннарыбыз мул, тамагыбыз тук икән, без, әлбәттә, авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләренә рәхмәтле булырга тиеш. Көз җиткәч, басу-кырлардагы, терлекчелек фермаларындагы эшләргә йомгак ясау, алдынгыларны хөрмәтләү күркәм традиция. Алар һава шартлары нинди булуга карамастан, бернинди сынаулар алдында югалып калмыйча, авырлыкларны җиңеп, үз бурычларын намус белән үти.

Шулай итеп, Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре бу ялда үзләренең бәйрәмнәрен билгеләп үтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев