Хезмәт белән чыныгып үскән буын
Күзәттем, күзәттем дә, бу хакта газетага да язып җибәрергә булдым әле. Кемдер авылны ярата, кемдер шәһәрне, шунлыктан без кайда яшәүне үзебез сайлыйбыз. Мин иркенлектә үскән кыз. Авылыбыз кечкенә генә, шуңа да һәркемне беләбез...
Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»
Әби-бабайларыбыз, кызганыч, без туганчы ук үлгән иде. Кайсы урамдагы өйгә өмәгә килсәң дә, үтеп кенә киткәндә дә, өлкәннәр безне сөйләштерә, коймак белән чәй эчертеп чыгара, чыршы бизәргә конфет кәгазьләре, йә өрек җимеше төше бирә иде. Алар такмакка да оста, мәкаль-әйтем, табышмакларга да. Безнең белән «уфалла» арбасы тартып, урманга печән, куак утынына, чикләвеккә менгәндә дә җор телле Гайниҗамал, Маһирауза әбиләрдән ни генә өйрәнми идек. Беренчесенең балалары юк, икенчесенең үсеп, таралып беткән, шунлыктан үзебез дә эшләрне бетергәч, аларга булышу безнең өчен язылмаган канун булды.
Безнең мунча бәрәңге бакчасының нәкъ уртасында, анда күп күршеләр юына иде, суын мин инештән ташыйм. Бер дә авырсынганымны хәтерләмим. Әтинең булышырга биш кызы гына булганлыктан, утын кисү, тирес чыгару, 20 сутыйлы бакчаны казу, көзен көрәк белән бәрәңге алу, базга кар салу, һәм башка эшләр авыл баласы өчен гадәти булып саналды. Аннан, язга таба түбәдән кар төшереп, аны базга салабыз. Әле безнең тагын бәрәңге базы аерым иде. Аның өстенә түшәргә урманнан капчыкларга коры яфрак салып, арбабыз белән атлар кебек тезелешеп, өйгә сөенешеп кайтып керәбез. Чүнниккә арыш капчыгы белән чикләвеккә менәбез, өстәвенә имән чикләвеген капчыклап казлар симертергә җыеп төшәбез.
Сыер, каз, сарык көтүе аерым. Көтү дә көттек, каз бибиләрен дә инеш буенда карап үстердек. Шул инештә казлар белән бергә су да коендык. Малайлар күлмәкләргә чишмәслек «каз муены» ясап куя. Мәш килеп, бер-беребезгә булышып, күлмәк төенен чишәбез. Уенга алданып, тилгәннәрдән бәбкәләрне алдырган чаклар да булды.
Сызык таш уены, чәкәйтләү, волейбол, футбол уйнау, лапта, тәңкә салыш – берсе дә бездән калмады. Миңҗамал белән икәү кышын талдан кәшәкәләр ясыйбыз, ә шайба югалса, кипкән ат тизәге кулланабыз. Яхшы уйнагач, малайлар күрше авыллар белән ярышка, кеше җитмәсә, командага ала иделәр. Таудан чана шуганда пәлтә итәкләре бозланып ката. Кайткач, итек-бияләйләр дә мич башында кибә.
Кышын бәрәңге бакчасында көрәкләр белән штаб, өйләр ясыйбыз, җиһазлар да кардан. «Аҗаган» уеннарын аеруча көтеп алабыз.
Тавыкларга көрпә белән болгатырга ат абзарында ат тизәгенә чират торабыз. Трактор салам тарттырганны күрсәк, төшеп калганны тизрәк өйгә ташыйбыз. Сер түгел, бригадирдан качып, бау белән эскерткә салам урларга йөри идек, ник аны хезмәт көненә бирмәделәр икән? Әнинең эшләгән көннәрен билгеләп, таяк сызып барганын хәтерлим. Аның урынына апалар сөйләшкәнне тыңларга подвалга бәрәңге чүпләргә, сарык йоны алырга, аны үлчәп, сортларга аерып, хөкүмәткә тапшырырга районга бара идек.
Сыер савучылар кул белән сава, аларга юашрак сыерларны саварга булышабыз. Алыштырырга кулдаш таба алмагач, эшләре чыкса, җәен педучилищеда укыганда каникулда сүзләрен тыңлап, 15-16 яшьләрдә сыер сауган чаклар да булды. Өй эшләрен, дәрес хәзерләүләрне теләп башкарабыз, яхшы укырга тырышабыз, чөнки без алдынгы булсак, ул вакытта әти-әниләрне мәктәп җыелышында президиумга утырта иделәр. Ә телевизор дигәннәре берничә кешедә генә. Аларга хоккей, йә бозда шууны, йә спектакль карарга керәбез. Хуҗабикә: «Барыгыз, әниләрегез көтәдер», – дигәч кенә чыгып китәсең.
Бер өйдә дә караңгы чырай күреп үсмәдек. Шаяннар, җор теллеләр булып үстек. Безнең урта урамдагы капка төбебезгә балалар күп җыела иде, инде кунакка кайткан әтинең җиңгәсенә тавыш та ярамагандыр, чыгып: «Барыгыз, монда аю башы күмгәннәрме әллә, башка җирдә уйнагыз», – дип кугалый иде мәрхүмә, урыны оҗмахта булсын. Клубка күрше авылдан киномеханик килсә, әнидән 5, йә 10 тиен теләнәбез, сыйныф җитәкчесе кич чыкканны күрмәсен, дип, ялт-йолт каранып, йотлыгып кино карыйбыз.
Мәрхүмә Рәшидә апа безнең клуб мөдире иде. Атна саен диярлек, концерт, спектакль куючылар да без булдык. Төрле биюләр, җырлар өйрәнү – яраткан эшебез. Кем тели, шул катнаша. Шигырь дә сөйлибез, күмәк тә, аерым да җырлыйбыз, малайлар, әбиләр ролен дә башкарабыз. Без шуңа ирек яратып, кыю үскән инде.
Өч чакрым 5тән 8нчегә кадәр күрше авылга йөреп укыдык. Бездә китапханә юк, күрше авылдан тишекле сеткага тутырып, әдәби китаплар ташыйбыз. Уку – минем иң яраткан шөгылем иде, университет тәмамлаган Гайшә апага рәхмәт яусын, ул татар әдәбиятына мәхәббәт уятты. Сыйныф җитәкчебез Исламия апага да Аллаһ рәхмәте яусын. Ул сыйныф сәгатендә берәр китапны укый башлый да, иң кызык җирендә шып туктата. Менә аннан йөгерәсең инде китапханәгә. Укыгач, фикер алышабыз, сүз көрәштерәбез. Ничек кенә булса да, чын уеннар уйнап, тырышып укып, хезмәт белән чыныгып үскән буын без.
Сөмбелә Абдуллина. Бишнә
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев