Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Хәзер кеше кешегә – бүре

Менә, җәмәгать, эчемне тырнап торучы бер хәл килеп чыкты бит әле.

Хәзер авылларда сыер асраучылар әз. Аларны туендыручы буларак исәпләгән вакытлар узды, күрәсең. Шулаен да шулай. Кибеттә (авылда!) сөтен-каймагын сатып алып булганда, нигә сыер асрап азаплансыннар соң!

Шулай иттеләр дә – кемнәрдер сатты, кемнәрдер суйды «туендыручыларын». Хәзер авыл көтүендә мөгезле эре терлекләр саны унлап та юктыр, мөгаен. Ә сиксәненче елларда икешәр көтү чыгар иде. Тиздән шул ун башы да калмаячак әле аның.


Менә мин нәрсәмә асрыйм сыер? Хайваннарны бик тә яратканга чтоли? Юк, аның хәтле яратмыйм, минем башка чарам юк. Мин ялгыз хатын, ирем тугыз ел элек үлеп китте, ә кызыбызны аякка бастырырга һәм үземә дә ничектер яшәргә кирәк.

Кызым колледжда укый, ә мин авылда ярты ставкада эшлим (тулысы юк). Гаилә башлыгын – тәэмин итүчене югалту буенча пенсия белән бергә керем унбиш мең генә булгач, сыерсыз ничек яшисең?! Шуңа күрә асрыйм. Әгәр дә бакча һәм сыер булмаса, теләнергә генә кала... Хет алардан берникадәр керем алам: бәрәңге сатам, сөт ризыкларын – бөтен кешегә дә кибетнеке ошамый бит.


Миннән кала авылда, әйтәм бит, тагын берничә кеше сыер тота. Бер-беребезне яхшы беләбез, ә сөт сатып алучыларыбыз һәрберебезнең үзенеке. Миннән, мәсәлән, авылда биш гаилә ала һәм шәһәрдән берәү. Күршемнән дә алты гаилә сатып ала. Шулай бүленгән һәм беркем беркемгә үпкәләми. Бәя буенча, шулай ук, килешәбез, бер литр өчен барыбызныкы да бер төрле, гадел булсын дип.

 

Сыер асрап сөт сатуыбыз баю максатыннан түгел, ә җан асрау өчен. Асрарга мәҗбүрбез.

Миңа кызымны укытып бетерергә кирәк, ә күршем бөтенләй эшләми, пенсия­гә чыгарга тагын бер елы бар, чөнки авылда эш юк, берәүләр кызлары туена алган кредитларын түли, калганнарның да финанс проблемалары бар. Менә шуңа, барыбызга да керем тигез булсын дип, сөткә бәяне сөйләшеп куябыз.
Барыбызның да сатып алучылары пенсионерлар, чөнки тотрыклы акча аларда гына дисәң дә була. Колхоз-совхозлар таркалып бетте бит инде, авылда бер оешма да калмады, эш юк – бернәрсә юк.

Һәм менә, соңгы бер айда сатып алучыларым ике әбигә кимеде. Башта эшнең нидә икәнен аңламадым. Бәлки кирәк түгелдер әлегә сөт, дип уйладым. Ялгышканмын. Минем клиентларны үзе­нә тартып алучы барлык­ка килгән, конкурент, ягъни мәсәлән. Кем дип уйлыйсыз? Күршем!

Яңа елдан соң бер литр сөтнең бәясен егерме сумга арттырырга сөйләшкән идек. Барыбыз да шулай эшләдек. Ә күршем арттырмаган. Минем ике әбием аңа күчкән. Күршем миңа шундый этлек эшләр дип уйламаган идем! Ачуым да чыкты, үпкәләдем дә. Сөйләшергә янына кердем. Минәйтәм, күрше, нигә шулай иттең инде, барыбыз бергә килештек бит бәяләр буенча, синнән мондый әшәкелек көтмәгән идем, дим.

Ә ул: «Мин бернинди килешүгә кул куймадым, әбиләреңне аркан белән тартып китермәдем – үзләре килде. Миңа нинди претензияң булырга мөмкин? Бәлки минем сыерның сөте тәмлерәктер? Каян белим аларның нигә синнән алырга теләмәүләрен?» – ди, күзен дә йоммый.

Башка сөт сатучыларга да бу хакта сөйләдем. Ә алар җилкәләрен генә җыера, без нишлик инде, диләр. Әгәр дә аның бәяне күтәрәсе килми икән, ничек мәҗбүр итик, диләр. Менә шулай җүләргә чык­тым. Социализм вакытында кеше кешегә дус һәм иптәш, капитализмда кеше кешегә – бүре, дип белми әйтмәгәннәр элек. Нишләргә инде миңа? Сөт бәясен тагын төшеримме? Ә хезмәт хакын миңа беркем дә арттырмады, кибеттә бәяләр көн саен үсеп тора... Нишләргә дә белгән юк. Ничек җан асрарга?

Аптыраган, йөдәгән якташыгыз Н.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев