Хәтфә болыннар сугым цехына әверелә: васильеволылар матур урында хайван сую корылмасы төзелешенә каршы
Зеленодольск районының Васильево бистәсендә яшәүче йөздән артык кеше авылның иң матур урынында сугым комплексы төзелү белән килешми.
Янәшәдә - Идел култыгы, ике йөз метр ераклыкта - торак йортлар, әмма җирле хакимиятләр анда терлек сую урынын төзергә карар иткән. Подрядчик нигез салган инде. Халык, аларның фикерләрен сораучы булмады, дип раслый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев