Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Халык театрыннан хәйрия спектакле

Норлат мәдәният йортында авылдашлары, режиссер Раил Мөхетдинов җитәкчелегендә Казан инженер лицееның «Өмет-Сәйяр» халык театры хәйрия спектаклен куйган.

⚡⚡– Әлеге халык теат­ры Норлат авылы ветераннар советы үтенече буенча килде. Максатыбыз – махсус хәрби операциягә мобилизацияләнгән ир-егетләребезнең гаиләләренә спектакль күрсәтү иде. Мәдәни чараларда катнашып, тормышларын азрак булса да җиңеләйтәсе, рухи яктан ярдәм итәсе, кәефләрен күтәрәсе килде. Пьесада күрсәтелгән темалар хәзерге көндә дә актуаль. Талантлы артистлар гаиләдәге мөнәсәбәтләр проблемасын, кешеләрнең күрәзәчеләргә һәм сихерчеләргә ярдәм сорап мөрәҗәгать итүен профессиональ яктан бик оста итеп уйнады. Тәрбияви яктан да бик әһәмиятле булды дип уйлыйм. Тамаша залының тулы булуы да бик сөендерде. Халык гаиләләре, хезмәт коллективлары белән килгән һәм үзләренә ләззәт алып кайтып киткәннәрдер дигән теләктә калам. Чынлап та, Айгөл Әхмәтгалиеваның «Син кайда идең?» комедиясе уйландыра да, көлдерә дә. Артистларга афәрин, дип сөйли Норлат ветераннар советы рәисе Роза Ягудина.

 
Билет сатудан кергән барлык акчалар да Норлат авылының хәрби операциягә ярдәм фондына тапшырылган. Ә «Өмет-Сәйяр» халык театры Норлат мәдәният йорты сәхнәсендә берничә тапкыр гына чыгыш ясамый, һәр килгән саен тамашачыларны үз осталыклары белән шаккатыра һәм ял бүләк итә.

 

👏👏 Норлат авыл җирлеге башлыгы Илдус Саттаров театр коллективына һәм аның режиссерына Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев исеменнән Рәхмәт хаты тапшырган. Норлатлылар халык театры коллективына ярдәм күрсәтүләре өчен чын күңелдән рәхмәтле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев