Вичыр (хәтирә) (Ахыры. Башы 53нче санда)
Дәвам итеп, иске клубны, үзем белә башлаганнан бирле хәтеремә нык уелып калган, нәсел шәҗәрәбезнең юл башы Нәзир Габбасовның кече улы Мөхәммәтҗан Габбасов-Казаков тарафыннан безгә төзеп калдырган бик матур, ике катлы мәчете бинасын да искә алып үтәсем килә.
«Вичыр»лар анда да үткәндер шәт. Әле дә булса хәтеремдә...
Бала күңеле ак кәгазь бит ул. Аңа яхшысы да яманы да һәрдаим теркәлеп бара.
Әлеге иске мәчет хәтеремә зур, матур, мәһабәт бина буларак кереп калган. Ике катлы булып, аскы өлеше төрле елларда ашлык склады да, хезмәт дәресләре үткәрү өчен мәктәп остаханәсе булып та хезмәт итте. Андагы коры йомычка исе әле дә булса борынны кытыклый. Мәчет янында үскән канәфер куаклары язларын чәчәк атып, хуш исләр таратып, тирә-юньгә ямь өсти иделәр. Дөрес, башка ят исләр дә борынга кермәде түгел, керде. Ул исләрне бүген дә сизәм бугай әле мин. Мәчеткә каршы урнашкан кечкенә кибеттән борынны ярып әллә ниткән әче балык, керосин исләре, тагын да башка ят исләр килеп керә иде. Кибет эче бик тә кечкенә булып, бер почмагында балык, кызыл аракы мичкәләре торуын хәтерлим. Шунда ук йорт кирәк-яраклары, көрәк-сәнәктер, чүпрәк-чапрак, төймә, энә, кәтүкле тегәрҗеп белән янәшә ябылмалы түгәрәк калай савытта монпансье, капчыклап шикәр комы, кара ипи, токмач, кәнфит, прәннек... Кибетче әтәч Хәкиме тәбәнәк кенә буйлы, ыспай гәүдәле, зәңгәр күзле, аксыл чәчле, көләч йөзле абый. Хатыны Флүрә апа да Хәким абый да бик тә ачык, ягымлы, аралашучан кешеләр иде. Флүрә апаның өстенә чәчәкле матур күлмәк, камзол, аякларына күн чүәкләр киеп катык сатарга барулары әле дә булса күз алдымнан китми. Урыннары җәннәт түрләрендә булсын иде, Раббым. Икесе дә кыска гомерле булды шул. Ә шулай да дүрт якка дүрт кыз үстереп, оядан очыртырга өлгерде көләч йөзле, шат күңелле Флүрә апа.
Мәчет белән кибет арасында шактый гына зур мәйдан сыман бушлык. Монда инде ял көннәрендә шәһәрдән авылга кайткан яшьләр белән колхозчы яшьләр арасында отышлы уеннар уйнала, кемдер бар булган акчасын калдыра, кемдер ота, откан акчага жыелышып хәмер эчелә, аннан соң якындагы бакча киртәләрен куптарып алып үзара «аңлашу», күлмәк якасын ерту, җиңнәрен умыру гамәлләре башлана. Билгеле ки, мондый уеннар яхшылык белән бетми: кемнеңдер башын яралар, кемнедер пычак белән җәрәхәтлиләр, аяк-куллар сына. Авылның усал Шырдан даны тирә-якка тарала. Андый тукмашулар, урам сугышлары бик еш кабатлана торган күренешләр иде шул. Аерым күренеш буларак, Идмас атлы яшь егетнең кичләрен иске клуб тирәли, яшь кызларны өркетеп, «Ковровец» матае белән цирк аттракционы боҗрасында әйләнгәндәй, зур тизлектә әйләнеп йөрүе, глушителеннән зәңгәр төтенгә уралып җиргә очкыннар сибелүе дә истә калган...
Янәдән иске клубка әйләнеп кайтсак, анда еш кына Казаннан курчак театрының, Галиәскәр Камал исемендәге академия театрының сәхнә әсәрләре куела иде. Сабый чагымда «Ана йөрәге» спектаклендәге тетрәндергеч вакыйганы караганым хәтеремә бик нык уелып калган.
Мөхәммәтҗан мәчете, илдә барган глобаль үзгәрешләр корбаны буларак, узган гасырның утызынчы еллар башында ук манарасы киселеп кыйбласын югалткан меңәрләгән мәчетләрнең берсе, миңа калса, киң масштаблы репрессия корбаны да. Утызынчы елларда манарасы киселсә, тагын берничә дистә ярым елдан соң тәмам сүтелеп, бүрәнәләре яңа культура учагы ихтыяжлары өчен файдаланыла. Нык, таза, гасырларга түзәрлек бүрәнәләрдән салынган Казаков мәчете әнә шулай совет идео логия се өчен манарасы киселеп, бүрәнәләрен биреп хезмәт итте. Миңа никтер ул бүрәнәләрдә бүген дә Мөхәммәтҗан Нәзир углы Габбасов (Казаков) рухы яшидер төсле тоела. Телләре булса бик күп нәрсәләр хакында бәян кылырлар иде алар, узган гасырның телсез шаһитләре. Кайчандыр үз авылы тарафыннан сүтелүгә дучар ителүе, замана шаукымына бирелеп мондый эшнең башкарылуы бик тә кызганыч вә аяныч күренештер. Бу бигрәк тә Мулла Илендә шул ук заманнарда төзелгән Казаков мәчетенең бүген дә иман нуры тараткан мәлендә... Кичерә алсаң, кичер безне, Мөхәммәтҗан бабай...
Соңгы сүзем
Еллар, еллар, әйтегезче, йә, кая шулай ашыга-ашыга аргамактай чабасыз, кая дип шулай ашкынасыз инде сез, ә?! Сабый чагым, яшьлек таңым, дөнья куып, гаилә корып, җир җимертеп эшләп йөргән чак ларым бер мизгелдәй үтте дә китте, чәчләрне көзге кыраудай бәс сарган чаклар җитте. Ә күңел һаман да әле яшь, йөрәк һаман да нәкъ элеккечә ашкына-ашкына тибә, нәрсәнедер өмет итә, артта калган елларны кире кайтарырга теләгәндәй, кабат хәтирәләр кочагына чума, кычытканлы тыкрык-сукмак ларда ятып калган эзләрен барлый. Таба алмый...
Ул эзләр күптән, бик күптән бәпкә үлән астында калган, югалган, аларны башка эзләр каплап киткән шул инде. Хәтирәләр, хәтирәләр...
...Бу араларда яңа клуб салалар дип ишеттем. Дөрестер, ник дөрес булмасын. Их, элеккеге урынына, Мөхәммәтҗан бабай мәчете урынына салсыннар иде.
Юктыр шул, башка урынга, авыл читенә бугай. Шулайрак ишеттем. Ә бүрәнәләре. Гасыр ярымлык бүрәнәләрне утка тыгып ягарлар инде... Күңелемә, йөрәгемә шул утның ялкыны бәрелгәндәй була. Мин дә янам, тере учактай, Мөхәммәтҗан бабамнан калган телсез шаһитләр белән бер учакта дөрли-дөрли янам, дәвер учагында көлгә әйләнәм... Тарих җилләре учактагы көлләрне пыран-заран китереп туздыра, әллә кайларга очыртып алып китә дә тәмам күздән югалта. Учак сүнә, бетә, үлә...
... Вичыр, вичыр... Менә күктә йолдызлары чекерәеп янган ямьле җәй төне, йә булмаса, буран лы кышкы төн, шыксыз елак яңгырлы көзге төн, шау чә чәк исләре бөркегән язгы
төн – болар берсе дә мөһим түгел. Иң мөһиме төн. Ул төннәр һәркемнең йөрәгендә, кү ңел түрендә әле дә булса, иң изге хәтирә булып бүген дә саклана...
Кайнар иреннәр тәме, мәхәббәт дәрьясы дулкыннарында икәү, бары тик икәү, мәңгелеккә дип тибрәлү, вәгьдәләр бирешү, сөенү... сөелү... сөешү...
Караңгы тыкрыклар тиле яшьлек, юләр яшьлек, кай нар яшьлек шаһитләре. Бүген алар дәшми, сүзсез генә сине озатып калалар да кылт итеп иң изге хәтирәне исеңә төшерәләр. Менә монда, бу тирәдә... их, юләр, юләр... Хәзер, бүген булсаммы?! Белер идем ни эшләргә!
Юк, белмәс идең. Син инде башка, бүтән. Синдә ул чаклардагы сафлыкның, юләрлекнең әсрәмәте дә калмаган. Ул чаклардагы кебек шашып сөя дә, кыяр-кыймас үбә дә, калтыранган тавыш белән мәхәббәтеңне аңлата да алмассың шул инде син бүген. Арада тирән упкын. Бер ягы үткән яшьлегең, икенчесе – бүгенге таушалган, үзгәргән халәтең.
Мин әле дә шул «вичыр»да адашып калганмын. Өйгә кайтасым килмичә, караңгы тык рыкларда бүген дә йөрим әле. Йөрим... Исәнме, «Вичыр», менә кайттым әле... Бәлкем тагын берәрсе кайтып килер әле мин исәрдәй?! Бергә-бергә күңеллерәк тә булыр иде, ичмасам...
-
Ирек Сафин.Олы Шырдан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев