Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Ветераннар советы һәм «Өмет» волонтерлар оешмасы матди ярдәм күрсәтүчеләргә рәхмәт белдерә

Бөтен дөнья мөселманнары өчен изге Рамазан ае дәвам итә. Дин тотучылар күбрәк игелекле эшләр башкарырга, тирә-юньдәгеләргә шатлык китерергә тырыша. Бу айда ураза тотучылар өчен ифтарлар үткәрелә.

Ветераннар советы һәм "Өмет" волонтерлар оешмасы Газыймҗановлар гаиләсенә, Мулла Иленең иске мәчете шурасына, Олы Ачасыр мәчетенә Норлатның “Халык фронты” штабына хәрбиләргә кирәкле товарлар (генераторлар, электровелосипедлар, пауэрбанклар, челтәр кабельләр, планшетлар, кием-салым, маскировка челтәрләре, медикаментлар) алырга матди ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерә.

– Мулла Иле, Норлат, Күгәй, Карашәм, Олы Ачасыр, Бакырчы, Акъегет, Татар Танае, Өтәшкә, Бузай авылларының затлы кешеләренә рәхмәт белдерәбез. Шулай ук Кама Тамагы районының Тенеш авылы халкына да “Өмет" Норлат волонтерлар штабына ярдәмнәре өчен изге теләкләребез. Һәрчак шулай бердәм булыйк. Аллаһ сезне юмартлыгыгыз өчен бүләкләсен, – дип хәбәр итә Роза Ягудина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев