Венера Мовсесян: «Бер генә милләт тә үзенең культурасы аркылы начарлыкка өйрәтми»
Күпмилләтле илебездә төрле халыкларның бертуганнардай дус һәм бердәм яшәүләре бөтен дөньяга үрнәк иде безнең.
Арканы аркага терәп дошманнарга каршы тордылар, бер өстәл артына утырып бер-берсенә матур теләкләр теләделәр,
һәрвакыт ярдәмләшеп, кунакларга йөрешеп яшәделәр. Төрле милләт арасындагы шул җылылыкның,
хөрмәтнең саклануын без Норлатта яшәүче Мовсесяннар гаиләсендә күрдек.
Узган гасырның сиксәненче елларында Мартин Мовсесян безнең якларга төзелеш бригадасы белән кайта. Алар Күгеш, Рус Әҗәле һәм башка авылларда төрле объектлар кора. Туган яклары Грузиядә яшәү шартлары авырлашкач, Ахалкалак районы Турцх авылыннан 1994 елда гаиләсен – хатыны Назикны һәм өч баласын да бирегә алып килеп, Норлатта төпләнә. Олы улы Владимир белән кызы Светлана инде үзләре тормышлы була, ә Анатолий бәхетен монда таба. Владимир Краснодар якларына китеп төпләнә, ә Светлана гаиләсе белән, шулай ук, Норлатта яши. Кызганыч, гаилә башлыгы вафатына инде алты ел (урыны оҗмахта булсын), әмма аны безнең районда бик күпләр хәтерлидер, мөгаен. Аралашучан, киң күңелле, ярдәмчел була Мартин агай.
– Мин ирем бригадасында пешекче булып эшләдем, – дип сөйли Назик ханым, – бу якларны, ачык йөзле кешеләрен бик яраттык һәм монда күченеп кайтуыбызга беркайчан да үкенмәдек. Чит итмәүләре, ярдәмчел булулары өчен Норлат халкына без бик рәхмәтле. Бирегә кайтканда рус телен бик начар белә идек, әмма бернигә карамастан аралаша алдык, безне ничек тә аңларга тырыштылар, кимсетмәделәр, читкә какмадылар. Кая гына барсак та – кибеттәме, поликлиникадамы, урамдамы, мәктәптәме – бөтен җирдә кешеләрнең ярдәмен тойдык һәм хәзер дә шулай. Ата-аналар җыелышларына барып, оныкларымның уңышлары өчен шатланып, горурланып кайтам. Мәктәптә дә барлык милләтләргә дустанә мөнәсәбәт, балалар өчен дә күңелем тыныч.
Әрмән егете Анатолий гүзәл кызга клубта, «Көзге бал» кичәсендә сүз ката. Бу 2001 ел, Венераның КФУның инглиз телен тирәнтен өйрәнү белән татар филологиясе факультетында 4нче курста укыган чагы була. Кулына диплом алгач, яшьләр гаилә кора.
– Мин, әлбәттә, барысын да тирәнтен уйлап, аңлап бардым бу адымга. Анатолийның төпле, тырыш, ышанычлы, зирәк булуы һәм миңа, әнисенә, гомумән гаиләсенә, кешеләргә карата булган мөнәсәбәте ошады. Бүгенге көнгә кадәр гомер итеп, бер генә тапкыр да аның белән кавышканыма үкенгәнем булмады, – ди Венера. – Өч балага гомер бирдек. Инде олысы Руслан Мәскәүдә, Сеченово исемендәге медицина университеты каршындагы көллияттә стоматологка укый. Кызыбыз Рузана быел 9нчы сыйныфны тәмамлады, ә төпчегебез Артур 5нче классны бетерде. Аллаһка шөкер итеп яшим.
Ике төрле милләт, ике төрле культура катнашкан гаиләдә шулай күңел һәм гаилә тынычлыгын саклап яшәү, балаларны дөрес тәрбияләү өчен «юрганны үз ягыңа тартырга тырышмау», ике якның да бер-береңне тирән хөрмәт итү кирәктер. Әгәр дә татарларга карата ихтирам булмаса, Мовсесяннар баштан ук безнең якларга кайтып урнашмас иде, Рәсәй зур, теләсә кайсы почмагында урын табырга була. Аннары, гаиләдә куелган тәртип тә тату яшәүдә зур роль уйный.
– Балаларны тәрбияләүнең кыенлыгы юк дип әйтер идем. Чөнки бер генә милләт тә үзенең культурасы аркылы начарлыкка өйрәтми. Безнең гаиләдә олыларны хөрмәтләү, олыларның сүзен өскә кую иң беренче урында тора, тәрбиянең нигезе дип әйтер идем. Әйтәләр бит, бала оясында ни күрсә, очканда шуны күрсәтә, дип. Алар бөтен нәрсәне губка кебек сеңдерә, шуңа күрә үзеңә үрнәк күрсәтергә кирәк. Безнең гаиләдә әти кешенең авторитеты бик зур. Каенатам исән вакытта аның сүзе закон иде, хәзер иремнеке. Мин моны бик дөрес дип саныйм, чөнки тәртипнең дә, тынычлыкның да, тәрбиянең дә тотрыклылыгының шуннан икәнен күрәм. Балалар ике милләтнең дә гореф-гадәтләрен белеп, күреп үсә – без аларны сакларга тырышабыз, – дип уртаклаша әңгәмәдәшем. – Тел мәсьәләсендә генә кыенлык бар. Балаларыбыз татар һәм рус телләрен белә, ә менә икенче туган телләрен – әрмән телен шомарту өчен аралашу җитеп бетми. Алар шулай да аңлый, әбиләре белән әрмәнчә сөйләшергә тырыша, әмма бу гына җитеп бетми, әлбәттә. Дин мәсьәләсенә килгәндә, аларны беркем дә мәҗбүр итми. Әлегә андый мәсьәлә юк, аларда ике дингә дә бертөрле караш. Катнаш гаиләдә туган балаларның әтиләренең милләтендә һәм динендә булуы гасырлардан килгән дөрес канун дип уйлыйм. Чөнки алар әтиләре канын, аның нәселен дәвам итүчеләр. Әйтәм бит, мин кемгә, нинди дин кешесенә кияүгә чыгуымны аңлап чыктым, балаларыбыз туачагын да уйладым. Әмма нинди дин тотуларына карап кына, мин аларны әзрәк ярата башламаячакмын.
Әрмән телен Венера үзе җиңел өйрәнгән. Шундый гаиләгә кергәч, үзеңнән үзең чагыштыра башлыйсың, бу сүз нинди, теге ничек була дип отып калырга тырышасың, ди ул. Шулай ук, ике диннең дә йолаларын тоту да гаиләдә кыенлык тудырмый. «Без каенанам белән килешеп, бер-беребезне күз карашларыбыздан аңлашып яшибез һәм милли бәйрәмнәргә бергәләп әзерләнәбез. Аларның Раштуа белән Пасханы бик зурлап уздырабыз, ә безнең Ураза, Корбан гаетләрен. Бу бәйрәмнәрне балаларыбыз бертигез кабул итә. Әле минем үземнең әнием дә исән-сау, шөкер. Ураза, Корбан бәйрәмнәренә аны алып киләбез, мунчалар ягабыз, камыр ризыклары пешерәбез.
Ирем каршы...
Язманың дәвамын газетабызның 23 июнь җомга саныннан укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев