Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Ватанны саклаучыларга хөрмәт белдереп: Әйшәдә МХО геройларына багышланган Хәтер һәм батыр­лык дивары ачылды

Әйшә мәдәният йортында махсус хәрби операция геройларына багышланган Хәтер һәм батыр­лык дивары ачылды.

Махсус хәрби операция районыбызның бер генә җирлеген дә читләтеп үтмәде. Әйшә авылыннан Ватаныбызны сакларга 58 батыр егетебез киткән, ни кызганыч, җидесе һәлак булган.
Илебез тынычлыгы өчен гомерләрен дә кызганмаган, бүген намус кушканча хәрби хезмәттә булган якташларбызның фотолары мәдәният йортының бер почмагында урын алган. Һәрберсенең үз язмышы. Әти-әнисен, гаиләсен хәсрәт утына салып, яшьли башын салган егетләребезне күргәч, йөрәк әрнеп куя. Якыннарына ничек түзәргә?! Истәлекле чара уңаеннан сәхнәдә яңгыраган җырлар, шигырьләрне тыңлап, мәктәп яшендәге балалары, әниләре, хатыннары мөлдер-мөлдер аккан күз яшьләрен тыя алмый. Кадерлеләрен мәңгелеккә югалтканнарга юату сүзләрен табып булса икән ул!

– Яшел Үзән районы өч ел эчендә Кораллы Көчләргә 1000нән артык кешене җибәрде. Кызганыч, безне яклап күп егетләр һәлак булды. Тарихка күз салсак, Россия һәрвакыт сугышты һәм һәрчак җиңде. Быел 9 Майда Бөек Ватан сугышында җиңүнең 80 еллык юбилеен билгеләп үтәбез. МХО тәмамлану шатлыгын да кичерергә язсын иде, – дип җиткерде районның хәрби комиссары урынбасары Линар Ризванов.

Хәтер һәм батырлык дивары махсус хәрби операция барышында Ватаныбызны саклаучы һәркемгә рәхмәт белдерү булып тора.

– Улым Алмаз бервакытта да зарланмады һәм аны, җаваплы кеше буларак, авырлыклар куркытмады. Яраланып кайт­кач та, калырга мөмкинлек бар иде. Ул: «Юк, мине анда көтәләр», – диде. Барлык егетләребезгә мәңгелек дан! – ди улын югалту ачысын кичергән София Саттарова.

Бер генә теләк, илдә тизрәк тынычлык урнашсын да, егетләребез туган якларына исән-имин әйләнеп кайтсын иде. Аналарның, балаларның күз яшьләрен күрергә язмасын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев