Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Васильево пыяла заводы 172 млн. сумга сатылды

Сатуларны оештыручы булып «Россия аукцион йорты» АҖ чыгыш ясый. Заводны шәхси инвестор сатып алганлыгы билгеле.

Предприятие мәйданы 15 гектар тирәсе, җитештерү-склад биналары булган гомуми мәйданы 27,9 мең кв.м., үсеш алган логистика тимер юллар һәм Иделгә чыгу урыны бар.
 

📌📌- Рәсмиләштерү процедуралары тәмамланганнан соң, без инвестор белән бу мәйданчыкны ничек үстерергә икәнлеге турында уйланачакбыз. Анда кызыклы производство барлыкка килер. Бәлки, тарихка кире кайтырга һәм пыяла савытлар җитештерә башларга да мөмкин булыр, - дип ассызыклады Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев.
 

Исегезгә төшерәбез, Васильево пыяла заводы 2019 елның августында ТАТАГРОПРОМБАНК исеменнән АСВ дәгъвасы буенча банкрот дип танылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев