Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Васильевода яшь гаиләдә өч игезәк туа

Ирле-хатынлы Гәрәевләр берьюлы өч кызның әти-әнисе була.

Регина һәм Ленар Гәрәевләр күп балалы гаилә статусына узган елның октябрендә үк ия була, әмма шатлыклары белән уртаклашырга ашыкмыйлар. Өч игезәк әниләре белән бергә Республика клиник хастаханәсеннән декабрьдә генә өйләренә чыга, ә 1 февральдә кызларының тууына 4 ай тулуны билгеләп үтәләр.

Җирле ЗАГС бүлегендә аңлатуларынча, соңгы 25 елда Васильевода бер генә тапкыр да өч бала да теркәлмәгән. - Башта УЗИда без ике генә җимешебезне күрдек, әмма 7 атнада көтелмәгән хәбәр алдык: өч игезәк! Әлбәттә, моңа гаҗәпләндек, - дип елмая Регина Гәрәева. Йөклеклек чоры чагыштырмача җиңел уза , әмма беркемгә дә, хәтта иң якыннарына да яшь парлар серне ачмый. Бераз соңрак, табиблар булачак балаларның җенесен атагач, әти-әниләренә барысын да сөйлиләр.

Айлин, Ясмин һәм Лия 1 октябрьдә республика хастаханәсендә дөньяга килгән. Белгечләр сабыйларны тагын берничә ай күзәтеп торырга булган һәм декабрь аенда өйләренә чыгаралар.

- Хәзер мин әти генә түгел, өч кызның әтисе дә. Ике игезәккә – Айлин һәм Ясмин исемен хатыным сайлады, өченче кызымны Лия дип атарга тәкъдим иттем, - ди горурланып Ленар.

Яшь ир - ат бөтен нәрсәдә хатынына ярдәм итә. Балаларны бергә ашаталар, коендыралар һәм йоклаталар. Ике ай эчендә бер-берен сүзсез аңларга өйрәнәләр, чөнки табиблар кунакларны һәм ярдәмчеләрне гыйнвар азагына кадәр кабул итүне тыя.

Гәрәевләр гаиләсе урамда йөргәндә, гадәти булмаган балалар коляскасы күп кенә карашларны җәлеп итә, ди. Кешеләр гаҗәпләнеп, яшь пардан өч игезәк балагыз бармы, дип сорый. Уңай җавап алгач, истәлеккә фотога төшүне сорый.

Гаилә даими рәвештә республика клиника дәваханәсенең педиатрия бүлегенә килеп тора, анда кызларның сәламәтлеген иң яхшы белгечләр күзәтә. Һәр баланың үз холкы, ә ата-аналар киләчәккә елмаю һәм яхшыга ышаныч белән карый, чөнки зур гаилә – нәкъ менә алар хыялы.

Автор: Регина Чибрикова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

130

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев