Васильевода воркаут буенча турнир узды
"Яшьләр" паркында җирле балалар өчен берничә дисциплинада спорт ярышлары оештырылды: йөгерү, тартылу, техник биремнәр.
Призерларны акчалата призлар белән бүләкләделәр: 1 урын - 5000 сум, 2 урын - 2000 сум, 3 урын - 1000 сум.
Чараның иганәчеләре - Васильево депутатлары һәм эшмәкәрләре: җирле тегү цехы директоры Лилия Кузнецова, депутат Дмитрий Иванов, "Ресурс" МУП директоры Александр Хәмидуллин. Очрашуның кураторы - тренер Алексей Тихонов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев