Васильевода Первомайская урамындагы 16нчы йорт ишегалдында балалар мәйданчыгы урнаштырдылар
Күпфатирлы йортта яшәүчеләр "Новости Васильево" төркеменә узган елдан сүтелгән хәлдә калган балалар мәйданчыгын урнаштыру үтенече белән мөрәҗәгать иткән.
Мөрәҗәгать бистәнең Торак компаниясе җитәкчелегенә тапшырылган.
- "Безнең ишегалды" программасы буенча эшләр 2020 елда соң төгәлләнде, җир туңып өлгерде. Әлеге этапны һава шартлары аркасында кичектереп торырга туры килде, - дип аңлаттылар компаниядә.
Иртә белән берничә элемент: качельләр, тимер "джип" урнаштырдылар. Эшләрне якындагы сәгатьләрдә төгәлләргә уйлыйлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев