Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Васильево хастаханәсендә хәзер маммограф бар

Яшел Үзән район үзәк хастаханәсе «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының «Сәламәтлек саклауның беренчел буынын модернизацияләү» программасы буенча рентген аппараты һәм маммограф алды.

Россия җиһазы, ул Васильево район хастаханәсе поликлиникасында урнаштырылган.

«РЕНЕКС-РЦ» цифрлы рентген комплексы - Васильевода икенчесе: беренчесе августта урнаштырылган. Ул искергән аналог приборын алыштырды.
Ә менә маммографик аппарат һаман да монда юк иде. "Маммо-РПц"та тикшеренүләр уздырыла инде. Васильево, Осиново, Раифа, Зур Ключи, Әйшә, Октябрьский һәм Васильево район хастаханәсенә беркетелгән торак пунктларда яшәүче хатын-кызларга сәламәтлекләрен тикшерү өчен хәзер Яшел Үзәнгә барып йөрергә кирәк булмаячак.

Васильево хастаханәсендә 49 торак пунктта яшәүче - барлыгы 42 меңнән артык кеше медицина ярдәме ала

 

Чыганак: Новости Зеленодольска телеграм каналы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев