Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Васильево: республиканың иң зур бистәсенә – 330

Васильево – Татарстанда иң зур бистә. Биредә 17,5 меңгә якын кеше яши.

Бистәнең тарихы бай, ул берничә гасыр дәвамында барлыкка килгән.
Еллар үтә, гасырлар уза, буыннар алмашына, ә тормыш вакыйгалар белән дәвам итә. Өч гасырдан күбрәк, 1693 елда, авыл тарихының беренче бите ачылганнан соң, күп сулар аккан. Әлбәттә, шул вакыттан бирле шактый нәрсә үзгәрде.

«ВАСИЛЬЕВО» ТОПОНИМЫ: ЛЕГЕНДАЛАР ҺӘМ ВЕРСИЯЛӘР
Васильево – Татарстанда иң зур бистә. Биредә 17,5 меңгә якын кеше яши. Бистәнең тарихы бай, ул берничә гасыр дәвамында барлыкка килгән.


Рәсми чыганакларда Васильево 1693 елдан күренә һәм әлеге вакыттан исәпләнә дә башлый. Шул елны авылны Раифа җирләренә кертәләр. Әлбәттә, ул элек тә булган, әмма кайчаннан икәнлеге төгәл билгеләнмәгән.
Авылның исеме буенча берничә легенда бар. Һичшиксез, ул ир-ат исеме Василий белән бәйле. Ә менә бу кеше кем булган, фикерләр төрле. Бер юрама буенча, ул Казан ханлыгы Россия дәүләтенә кушылганнан соң монда килеп урнашкан гади балыкчы. Икенчесе буенча Түбән Новгород сәүдәгәре, аңа ялланып эшләүче балык артеленең ятьмәләре, кирәк-яраклары хуҗасы. Бу бәхәсләргә Казан губерна Статистика Комитетының 1892 елгы абруйлы басмасы нокта куя һәм үткән еллардагы вакыйгаларга ачыклык кертә, анда акка кара белән түбәндәгеләр язылган була: Васильевога 17нче гасырда Вятка губернасының Свиногорье авылыннан чыккан юлбасар Василий нигез салган. Васильево чирмешләрчә (революциягә кадәр мариларның исеме) Вас-сола, ягъни Василий авылы була. Шул ук Василий үтеп баручы сәүдәгәр караваннарын талаучы балыкчылар төркеменең атаманы булган дип санала. Таланган әйберләрне атаман һәм аның иптәшләре урман чатырманлыгында һәм Сумка елгасы ярларында яшергән, елга буенча алар Раифа күленә кадәр күтәрелгән. Василий һәм аның бандасы тарафыннан бистә янындагы Идел утрауларында исәпсез күмелгән фантастик хәзинәләр турында да сөйлиләр. Дөрес, дүрт йөз ел эчендә аларны беркем дә тапмаган. Күрәсең, Василий Иделнең сул ярын тукталыш итеп ярата, ә вакыт узу белән, юлбасарлар тормышыннан һәм куркыныч кәсептән читләшергә һәм үзенең гомерен Иделнең текә ярындагы иң матур урында үткәрергә карар кыла. Шулай итеп Васильево барлыкка килә.


Рәис йөкләмәсеннән соң

2019 ел ахырында Татарстан Рәисе катнашында республика киңәшмәсендә Яшел Үзән районы башлыгы чыгыш ясады. Михаил Афанасьев борчыган мәсьәләләрне җитәкчелеккә җиткерде. Аның чыгышында «хезмәт миграциясе» төшенчәсе еш яңгырый. Соңгы елларда, барлык бистә предприятиеләре ябылганнан соң, ул ва­сильеволылар телендә еш кулланыла.

«Көн саен бистәдән алты мең кеше читкә йөреп эшли», –дип хәбәр итте башлык.

Шулай ук ул Васильевоның инфраструктура проб­лемаларына да кагылды. Мәсьәләне игътибарсыз калдырмыйча, шул ук киңәшмәдә Рөстәм Миңнеханов министрлыкларга һәм ведомстволарга оператив рәвештә бистәнең социаль-икътисади үстерү программасын эшләргә кушты. Соңрак республика башлыгы Васильево иҗтимагый инфраструктурасын комплекслы үстерү – социаль объектлар, мәгариф һәм мәдәният учреждениеләрен төзү һәм капиталь ремонтлау, инженер системаларын яңарту буенча йөкләмәләр исемлегенә дә кул куйды.

НӘТИҖӘ. БИСТӘНЕҢ БҮГЕНГЕСЕ ҺӘМ КИЛӘЧӘГЕ
Элеккеге урман комбинатының сатып алынган территориясендә төзелгән «Яз» сәнәгать паркы дәүләт аккредитациясен алды. Килешү мәйданчыкта үз җитештерүен урнаштыручы берничә резидент белән имзаланган. Промпарк бистәгә меңгә якын эш урыны бирәчәк.
«Мостопоезд-33» предприятиесе торгызылды, ул хәзер тимер юл транспорты һәм логис­тика, шулай ук транспорт тармагында проектлау һәм төзелеш өлкәсендә хезмәт күрсәтә.

Универсаль спорт залы төзелде.Рөстәм Миңнеханов катнашында «Дулкын» бассейны ачылды.
2нче мәктәпкә капиталь ремонт ясалды, Васильево хастаханәсендә капиталь төзекләндерүнең икенче чираты башланды, Солнечная урамында балалар бакчасы проектлана.

Республика юл хәрәкәте иминлеге программасы ярдәмендә 2019 елда күпердән стела янындагы киселешкә кадәр юл яктыртылды, бу участок башында беренче Васильево светофоры урнаштырылды.
2021 елда трассадан бистәгә кадәрге юл яктыр­тылды.

Бу алты чакрым озынлыктагы участокны шоферлар күптән инде «караңгылык юлы» дип атаган булган һәм аны ай гына яктырткан.
«Иделне сәламәтләндерү» федераль проек­ты ярдәмендә «Экология» милли проекты кысаларында 2019 елда бистәнең биологик чистарту корылмаларын реконструкцияләү башланды. Искәртеп узабыз, Васильево биологик чистарту корылмалары бистәне генә түгел, Казанның «Салават күпере» торак комплексына да хезмәт күрсәтә. Шулай ук «Торак һәм шәһәр мохите» милли проекты гамәлгә ашырыла, аның кысаларында бистәдә су әзерләү станциясе ачыла. Бу васильеволыларны барлык санитар нормаларга туры килгән эчә торган су белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирә.


Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән төзелгән «Безнең ишегалды» республика программасы Васильево буйлап нык­лы адымнар белән бара. Алай гына да түгел, үзәк урамнарда күптән көтелгән тротуарлар барлыкка килә башлады.
Спорт традицияләрен дә саклап калырга карар иттеләр, шуңа күрә парк­ны спорт һәм ял итү урыны дип атадылар. Футбол кыры да сакланган, йөгерү юллары, йөрү аллея­лары, тыныч ял итү зонасы, балалар һәм спорт мәйданчыклары барлыкка килгән. Сәхнә яңартылган, яктыртылган, видеокүзәтү камералары урнаштырылган. Паркка «Урман» исеме бирелә.


Җәмәгатьчелек фикер алышулары яңа социаль объект төзүгә дә кагылды. Васильево укучыларының һәм студентларының тәкъдимнәрен һәм теләкләрен кабул итеп, Татарстан архитекторлары бистә яшьләр үзәген проектлауга кереште. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, ул республикада төзелгән беренче яшьләр үзәге булачак. Бина өчен урын да билгеләнгән – Мәктәп һәм Ленин урамнары киселешендә, җирле стела каршында.
2021 елның гыйнварында Васильево янында беренче тапкыр спортның техник төрләре буенча ярышлар уздырылды. Фес­тиваль мотоциклларда, квадроциклларда һәм баггиларда узышларны үз эченә ала һәм Васильево драйв-паркына нигез сала, анда ярышлар гына түгел, ә спортчыларның даими күнегүләре дә үткәрелә. 2022 елның декаб­рендә, визит кысаларында, драйв-паркка Рөстәм Миңнеханов килде.
2023 елда турнир Татарстан узышчысы Ирек Миңнәхмәтов истәлегенә багышланды һәм Бөтенроссия статусын кабул итте. Шул ук чарада район башлыгы Михаил Афанасьев биредә ярыш комплексы барлыкка киләчәге турында әйтте. Драйв-паркка яңа керү юлы һәм парковка, шулай ук техник үзәк, спортчылар өчен кунакханә һәм туристлар өчен кечкенә глэмпинг төзергә планлаштыралар. Яңа комплекс 2024 елда ук кунак­ларны кабул итә алачак.

Бистәдә икеләтә юбилей

Бүген Васильево ике юбилеен билгеләп үтә: нигез салынганнан бирле 330 ел һәм эшчеләр бистәсе статусы бирелгән көннән 95 ел вакыт узган. Юбилейлы ел төзелешләрнең күплеге белән дә истәлекле.

Ленин урамында модульле зал төзелгән. Манежда мини-футбол, бас­кетбол, волейбол һәм гандбол буенча уеннар үткәрергә мөмкин, балалар өчен секцияләр һәм өлкәннәр өчен күнегүләр процессы оештырырга була.

«Volga Rezidence» бистәсе төзелә. Идел буенда 16 гектар мәйданда 170 йорт барлыкка киләчәк. Берничә проект буенча таун­хауслар бер стиль һәм гомуми инфраструктура белән берләштереләчәк. Балалар мәйданчыклары, йөрү өчен аллеялар, мини-парк, пикник, коворкинг, спорт залы, дизайнер пристаньнары һәм үз яр буе булган көймә станциясе булырга тиеш.

Ленин урамындагы 28 бйортының беренче катында урнашкан яшүсмерләр клубы: монда иҗади остаханәләр, конференцияләр һәм лекторийлар өчен бина, уен зонасы һәм коворкинг, хореография юнәлешен һәм стрейчинг­ны эшләтеп җибәрү планнары булдырылачак.

«Леском» җәмәгать киңлеген төзекләндерү буенча эшләрнең өченче чираты дәвам итә.

Карасиха күлендә күзәтү мәйданчыгы ясалган һәм яр буйлап җәяүлеләр өчен юлларны төзекләндергәннәр.

Васильево бер урында тормый. Район һәм республиканың шундый көчле җитәкчелеге канаты астында булганда, ышаныч белән шуны әйтергә мөмкин: аның тарихы әле бик күп данлыклы битләр белән тулыланачак. Туган көнең белән, Васильево!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев