Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Васильево район хастаханәсендә яңа флюорография аппараты урнаштырыла

Җиһаз «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» программасы буенча куелган.

«Максима» циффрлы флюорографы үз срогын хезмәт иткән элеккеге аппаратны алыштырачак.

-Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча флюорографтан тыш, без «Маммо-РПц» маммография аппаратын һәм «РЕНЕКС - РЦ» циффрлы рентген комплексын алдык, - дип ачыклык кертте Васильево хастаханәсенең рентгенология бүлеге мөдире Ольга Андрамонова. - Өстәвенә, бездә әлегә кадәр маммограф юк иде.

2022 елның 1 декабреннән маммограммада 43 кеше тикшеренү узган, 172 снимок ясалган. Хәзер Васильево, Осиново, Раифа, Зур Ключи, Әйшә, Октябрьский һәм башка торак пунктларда яшәүчеләргә сәламәтлекләрен тикшерү өчен Яшел Үзәнгә барып йөрисе юк.

📌 Барлык яңа диагностик җиһазлар Россиядә җитештерелгән.
Васильево хастаханәсендә 42 меңнән артык кеше медицина ярдәме ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев