Васильево мәчетен ремонтлауга гаять зур ярдәм җыелган
Россия Федерациясе Мөселман эшкуарлары ассоциациясе резидентларының айлык очрашуында рекордлы сумма - 1,8 млн сумнан артык акча җыелган иде. Традицион җыелышлар тарихында беренче тапкыр хәйрия җыены мондый санга кыска вакыт эчендә - нибары 10 минутта иреште. Бизнесменнарның бер өлеше онлайн-форматта катнашты.
Җыелган акчага Яшел Үзән районының Васильево бистәсендә Җәмигъ мәчетен төзекләндерү планлаштырыла. «Фасадны җылыту һәм ремонтлау кирәк, - дип сөйли мәчетнең имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин. - Ассоциация үз көче белән төп эш күләмен башкара".
⠀
Барлыгы 2021 елда РФ АПКның Хәйрия фонды катнашында 10нан артык мәчет ремонтланды: түбәләр яңартылды, диварлар ныгытылды, тирә-юнь төзекләндерелде, пыяла пакет һәм ишекләр куелды, биналарны җылыттылар, җиһазлар һәм әдәбият сатып алынды.
Чыганак: https://www.instagram.com/ibrahim.hakimov/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев