Васильево бистәсендә яңа тротуар төзелде
Менжинский урамында тротуар салу тәмамланган диярлек. Хәзер Ленин урамыннан Стахановка урамына кадәр бару куркыныч тудырмый.
Көн саен бу юл буйлап йөзләгән кеше уза, аерым алганда, кадет мәктәбе укучылары. Җирле халык бертавыштан, биредә җәяүлеләр юлы бик кирәк иде, ди. Әмма, күп еллар бу проблема хәл ителмәгән. Район башлыгы Михаил Афанасьев катнашында гражданнар җыенында әлеге мәсьәлә күтәрелгән иде.
Һәм менә, ниһаять, васильеволыларның үзләре ярдәме белән дә, үзара салым акчасына 252 метр озынлыкта тротуар барлыкка килде. Тулаем алганда, аны төзүгә бер миллион сумнан артык акча тотылган.
37нче «Василек» балалар бакчасына сабыйларын йөртүче әти-әниләр Ленин-Менжинский урамнарында яңа тротуар төзүләре һәм балаларының иминлеге өчен чын күңелдән рәхмәт белдерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев