Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Үзсалым программасы авылга зур ярдәм

Элек укучыларыбыз белән газета аша гына аралашкан булсак, интернет араларны тагын да якынайтты.

«Яшел Үзән»нең социаль челтәрләрендә төрле бәйгеләр, флешмоблар үткәрәбез, турыдан-туры эфир аша сезнең белән элемтәгә чыгабыз.


«ВКонтакте» социаль челтәрендә оештырылган турыдан-туры эфирда имамнар, шәфкать туташлары һәм башка белгечләр катнашкан булса, бу юлы редакциябезгә Рус Әҗәле авыл җирлеге башлыгы Гөлнара Семахина килде.

Укучыларыбыздан алган сорауларга башлык төгәл һәм аңлаешлы итеп җавап бирде. Әлеге эфирны өч меңнән артык кеше карады. Әлбәттә, һәркемнең дә мондый мөмкинлеге юк, шуңа күрә кайбер сорау ларга җавапны газетабызда да яктыртырга булдык.


Быел үзсалым акчасына планлаштырылган эшләрне башкарып чыга алдыгызмы? Кыскача гына әйткәндә ниләр эшләнде һәм кайсылары юк?


– Рус Әҗәле авылында халык теләге буенча икенче балалар мәйданчыгы төзелде. Рус Наратлысы авылында, мәсәлән, биш кеше генә яши. Аларның акчалары кышын юл чистарту өчен генә җитә. Ә өч авылда – Татар Наратлысы, Карашәм һәм Татар Әҗәлендә үзсалым юллар җәю өчен тотыла. Менә әле подрядчы оешма белән проблема килеп чыкты, шуның өчен бик борчылам. Җайланыр дип өметләнәм. Аннан пропискада бездә булып, шәһәрдә яшәүчеләр дә бар. Һәм алар гадәттә: «Без биредә яшәмибез, кайтып кына йөрибез», – диләр. Шунысы шатландыра, андый кешеләр күп түгел. Ә кайберәүләр: «Бу программа быел буламы соң?» – дип, шалтыратып сорый. Бетмәсен генә, чөнки бу акчалар авылга зур ярдәм.


– Карашәм авылына клуб салынырга тиеш иде. Бу өлкәдә боз урыныннан кузгалдымы?


Клуб иске булса да, кызларыбыз сынатмый, бөтен чараларны уздырып бара, рәхмәт аларга. Боз кузгалгандыр дип уйлыйм. Клуб салыну республика программасы буенча башкарыла. Без үзебез яктан кирәкле гамәлләрне башкардык, документларны тапшырдык. Шуңа күрә, киләсе елга булсын иде дип, бик тә өметләнәбез.


Җыеннарда еш күтәрелгән сорау ларның берсе – Татар Әҗәле белән Карашәм авылы арасындагы юлның бик начар хәлдә булуы турында иде. Әлеге юл яңартылды дип беләм.


– Бу юлны нинди хәлдә булуын үзе йөргән кеше генә белә. Район башлыгы Михаил Афанасьевка рәхмәтлемен. Иң беренче танышырга килгәч, мин бу юлны аңа күрсәттем, фотоларга төшерде һәм шуннан озак та үтмәде, эш башланды. Республика яңартуны өч өлешкә бүлгән иде. Шулай да 2021 елда башланган эш, быел төгәлләнде. Аллаһка шөкер, юл әйбәт, куып йөрмә гез, барчагызны да өйдә көтәләр, дип тә өстәп әйтер идем.


– Гел проблема турында гына сөй ләшмик әле. Күңелле яңалыклар да бардыр бит?


– Юлларыбыз тигезләнә, урамнарыбыз якты. Үзсалым акчасы белән елдан-ел эшләр алга бара. Авылларда халык саны кими дип зарланабыз. Пенсия яшендәге кешеләр туган нигезләренә кайта. Күп булмаса да бар алар һәм без бу күренешкә шатланабыз гына. Аннан, яшьләр калмый дибез, олы улым Артур институт бетереп, «Красный Восток»ка инженер булып эшкә кайтты. Әмма бу минеке түгел дип, тракторга утырды, җир эшенә кереште. Акъегет кызы белән гаилә кордылар, әле ике ай элек кенә тупырдап торган кызлары туды. Наратлы авылында исә шундый ир-егетләребез бар: шәһәрдә тордылар да, авылга кайтып, җир-җимертеп, кош-корт, терлек асрап яшиләр. Аз булса да, менә шундый тырыш якташларыбыз бар, мин алар өчен дә бик сөенәм. Бар теләгем – авылларыбыз яшәсен, чәчәк атсын һәм дөньяларыбыз тыныч булып, исәнлектә гомер итсәк иде.


Әлеге туры эфирга комментарий итеп язган сүзләрегезгә киләчәктә дә колак салырбыз. Яшел Үзәннән Гөлфирә Җәләлетдинова: «Бик матур, кирәкле тапшыру булды. Хәзер халык җыелышларга йөрми. Турыдан-туры сорау бирергә кыенсына да. Сорауларны редакциягә җибәреп, туры әңгәмә булганда бик әйбәт икән. Киләсе очрашуларны да көтеп калабыз. Тапшыруыгыз бик ошады. Әле берничә тапкыр тыңладым», – дип язган. Менә шундый фикер-тәкъдимнәрегезгә без аеруча рәхмәтле. Киләчәктә кемнәрне күрәсегез килә, языгыз, шалтыратыгыз һәм сорауларыгызны юллагыз. Без укучыларыбыз белән һәрвакытта да элемтәдә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев