Узган шимбә көнне Норлат мәктәбенең 7 А сыйныф укучылары Хәмзә мәчете территориясендә чәчәк клумбаларын җыештыруда катнашты
Өч малай һәм 6 кыз, бик теләп, чәчәклекләрне кипкән үсемлекләрдән чистарттылар, розаларны кистеләр, чәчәк чүлмәкләрен юдылар, бөтен чүп-чарны чыгардылар.
Бик молодцы!!!
Норлат авылы ветераннар советы һәм Хәмзә мәчете имамы Илшат хәзрәт Гайнетдинов 7 А сыйныфы укучыларына зур рәхмәт белдерәләр һәм аларга укуларында уңышлар, сәламәтлек теләп калалар. Яхшы эшләрдән күңел яктыра. Игелекле гамәлләр кылырга ашыгыгыз!
Источник: Northern Star - Северная Звезда
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев