Узган ялларда Карашәм халкы Авыл көнен гөрләтте
***
- Атна буе яуган янгырдан соң, нәкъ менә бәйрәм буласы көнне иртәдән ялтырап кояш чыкты. Таган янына авыл халкы, кайткан кунаклар, курше авыллардан якын дуслар җыелды. Бәйрәмне авылыбыз мулласы дога белән ачып җибәрде. Рус Әҗәле авыл җирлеге башлыгы Гөлнара Семахина бәйрәм белән котлап, матур теләкләрен җиткерде. Җыр-моң, дәртле биюләр, уен-көлке белән үрелеп барды әлеге күркәм чара. Бәйрәм кунагы - татар эстрадасының моңлы сандугачы Нурзадә үзенең иң шәп җырларын башкарды. Барысы да җырчыга кушылып җырлады, чын мәгънәсендә авыл халкы ял итте, - дип яза Карашәм авылы мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Миләүшә Зиннәтуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев