Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Үзебезнекеләрне күрү горурлык хисләре уята

Балачагыннан ук күз алдымда үскәнгәме, әнисе Миләүшә апа да мәдәният хезмәткәре иде, Раилнең уңышларын сөенеп тә, безнеке бит, диеп, горурланып та, күзәтеп барам.

Мәктәпне тәмамлагач та, әнисенең үз юлыннан җибәрәсе килдеме, әллә инде кечкенәдән гел сәхнә артында бөтерелеп үскәнгәме, Раил Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтына укырга керде. Студент вакытында ук К.Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрында эшли башлый ул.

Иң беренче уйнаган роле 1994 елда Нурихан Фәттахның «Итил суы ака торур» спектаклендә була. Аның әле испан драматургы Гарсиа Лорка әсәре буенча куелган «Канлы туй»дагы образы да күз алдында тора. Үзенчәлекле матур бәрхет тавышлы Раилебез, бер үк вакытта «Курай» һәм «Дулкын» радиоларында алып баручы булып эшли. Югары уку йортын ул актерлык осталыгы белгечлеге буенча тәмамлый.


Раил сәхнә өчен яратылган, әтисе Фәргать абыйдан күчкән мәһабәт буй-сын, әнисеннән алынган чибәр йөз чалымнары, шуңа күрәме, аны ел да «Яңа гасыр» телевидениесе»режиссеры Нурания Җамали төшергән фильмнарда бик еш күрәбез. Кайберләрен санап үтим әл: «Сиңа кайтам», «Ышанасы килә»,«Җылы эзли җаннар», «Мәхәббәт хакына», «Көтелмәгән кунак» һәм тагын... бик күп алар. Әле ул Казанның Совет районында урнашкан инженерлар әзерләү лицеенда эшләүче укытучылар белән уңышлы гына режиссер буларак хезмәт итеп килә. 2010 елда оешкан «Өмет-Сәйяр» төркеменә 2015 елда халык театры исеме бирелә, ә 2017 елда «Идел-йорт» фестиваль бәйгесендә диплом белән бүләкләнә.


«Өмет -Сәйяр» халык театры белән быел Айгөл Ахмәтгалиеваның «Син кайда» исемле, махсус әлеге театр өчен язган, комедиясен эшләгәннәр. Театр белән 2019 елда Кырым республикасының Симферополь Һәм Бахчасарай шәһәрләрендә спектакльләр куялар. «Өмет-Сәйяр» халык театрын хәзер республикабыз да гына түгел, татарлар яши торган бик күп җирләрдә, хәтта чит илләрдә дә беләләр, яраталар. Саный китсәң, Германия, Кыргызстан, Краснодар өлкәсе, Санкт-Петербург һәм Татарстаныбызның бик күп авылларында булырга өлгергәннәр.


Раил Мөхетдинов үзенең алган белемнәрен, тәҗрибәсен хәзер яшьләргә өйрәтә, театр көллиятендә аның үз төркеме бар, студентлар укыта. Студентлары остазлары белән бергә фильмнарда төшә, концертлар да алып баралар. Әле март аенда гына Санкт-Петербург шәһәрендә узган «Классика уйныйбыз» халыкара фес тивалендә А. П. Чеховның «Чайка» әсәрен уйнап җиңүче дипломына лаек булалар.


Үзебезнекеләрне сәхнәдән, телеэкраннардан күрү аеруча горурлык хисләре уята. Иҗат уңышлары сиңа Раил, сайлаган һөнәрең бары тик шатлык-куанычлар гына китерсен! Авылдашым Раилнең дин дәресләре алып, динебез кушканча, изге гамәлләр кылып яшәве шатландыра. «Казан Нуры» мәчетендә мөтәвәллият әгъзасы, хәзрәт ярдәмчесе, ә «Болгар» мәчетендә хәзрәт булып, дин кардәшләребезне яхшылыкка, изгелеккә, иманлы булырга чакыра ул!


Розалия Ибраһимова. Норлат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев