Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Уңыш шөкер итәрлек!

Игенченең уңганлыгы кырларыннан күренә.

Басуларда урак өсти гөрли. Көннәр коры һәм аяз торганда игенченең тын алырга да вакыты юк. Уңышны ничек тә югалтуларсыз амбарга урнаштыру төп максатлары.
Быел Яшел Үзән хуҗалыклары республикада беренчеләрдән булып уракка төште. Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, 18 августка 8 805 гектар мәйдан суктырылган, барлыгы 25806 тонна ашлык җыеп алынган. Уңыш уртача гектарыннан
29,3 центнер чыга.
– Көннәр матур, эш гөрли. Әле бер генә хуҗалыкта да тулаем мәйданның 50 проценты җыелып бетмәгән. Фермерларыбызның хезмәте һәм уңышы мактанырлык. Мәсәлән, Рәмис Абзалов хуҗалыгында уңыш гектарыннан 48 центнер, «Тау Иле»ндә – 39, ә Дания Җиһаншина кырларында 30 центнер чыга. Арпа, язгы бодай җыялар, борчак та суктыралар. Шул ук вакытта көзге чәчүгә дә керештеләр, – дип сөйли районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең әйдәп баручы белгече Шәүкәт Шәрипов.
Районыбызның «Ахунов» исемендәге фермерлык хуҗалыгында да быел уңыш шатландыра. Әле берничә ел элек кенә эшли башлаган хуҗалык та һәр нәрсә оешкан төстә бара. Басуда өч комбайн һәм өч «КамАЗ» хезмәт куя. Комбайнчылар Рамил Гафиятуллин, Рөстәм Кадыйров, Фаил Рухин үз эшләренең чын осталары. «Ел да урак өстен шатланып, бер дулкынлану хисләре белән каршы алабыз. Һава торышы гына аяк чалмасын. Без көчебездән килгәнен эшлибез», – ди егетләр беравыздан.
«КамАЗ»да хезмәт куючы Илнур Зәбихуллин, Илнур Хәйруллин да бик оперативлар, гомумән кырда өзлеклелек юк. Чөнки бердәм булып уртак хезмәтне башкаралар.
– Барлыгы 950 гектар җиребез бар. Уңыш шөкер итәрлек! Көзге бодай гектарыннан уртача 45-50 центнер чыга, 60 центнер биргән кырлар да булды. 1200 тонна көзге бодай җыелды, шушы көннәрдә арпага керешергә торабыз. Тагын 100 гектар арпа, 300 гектар бодай бар, – дип сөйли хуҗалык идарәчесе, агрономы Шәүкәт Гыйләҗев.


Менә шулай, игенченең авыр хезмәте һәм уңганлыгы аның кырларыннан күренә. Армый-талмый эшләгез, илебез халкын туендыручы, табыннарыбызны икмәкле итүче авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Дэубаш абый хужалыгы. Эфэрин!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Дэубаш буладыра. Афәрин!