Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Үткәннәргә кире кайтып

Авыл йөзен кешелэр билгели.

Авылның төп байлыгы - аның тырыш, уңган кешелэре. Яшел Үзән районы "Уразлы" совхозы гомер буе терлекчелек һэм яшелчэчелек белән шөгелләнде. Безнең совхоз бигрәк тә кәбестә үстерү белән әйләнә-тирә хуҗалыклар арасында дан казанды. Мул уңыш алуда яшелчәчелектә эшләүче апаларыбызнын хезмәте бик зур. Инде колхоз-совхозлар күптән таралган булса да, шәхси хуҗалыкларда кәбестә үстерү белән шөгелләнүчеләр бар.
 

- Олы Яке мәдәният йортында" Кәбестә" бәйрэме булып узды. Түгәрәк өстэл артында, совхоз вакытына кәбестә үстергән вакытларны искә төшереп, хәтирәләрне яңарттык, файдалы үзенчәлекләре турында сөйләштек. Кичәбез кәбестәдән пешерелгән тәм-томнар белән чәй табыны артында дәвам итте, - дип сөйли Олы Яке мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Лилия Әхмәтшакирова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев