Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Үткәннәр сагындыра

Әле иске фотолар карап утырып, әллә никадәр хәтирәләр искә төште.

Йөрәкне тырнап-тырнап, бу кешеләрнең арабыздан бик иртә китүе бик кызганыч...Тынычландыручы бер генә уй килә, эле ярый өлгергәнбез дигән...
Менә күп еллар авылыбызны җитәклэгән Ханнан Әүхәтдин улына, Сабантуй бәйрәмендә “Рәхмәт хаты” тапшырү күренеше.. Әәәй, Ханнан абый мондый хатларны зур чиновниклар кулыннан бихисап алгандыр инде ул, тик шулай да, 25 ел эшләгән шушы авыл кешеләре исеменнән чын куңелдэн бирелгән хат, бөтенлэй башка -йөрәккә сары май булып ята ул....чиновниклар синең белән иңне- иңгэ куеп тартмаган авыр житәкче йөген, ә авыл халкы исеменнән бирелгәне кадерле аның...

Ханнан абый хәрбер авыл кешесенә өстән карап түгел, ә үзен шушы кеше урынына куеп карап бәяли иде, анын өчен начар кешеләр булмады, анын хәрберсенә аерым подход, әзер иде анын...

Бүгенге язмамны Мәдинә Зарипованың шигыре белән тәмамлыйсым килә әле. Урыннарың Фирдәвес җәннәтләрендэ булсын Ханнан абый! Сагынабыз....

Гомер буе нидер көтәбез без,
Жәйне,
кышны, килер бәхетне.
Аңламыйбыз гына,
без бит инде,
Әллэ кайчан бик тә бәхетле.
Аяк йөри,
кулларыбыз исән,
Колак ишетә,
курә күзебез
Мин бәхетсез диеп,
бәхетләрне
Югалтабыз шулай үзебез.
Шөкер диеп сирәк әйтәбез шул
Без канәгать түгел булганга.
Бәхетне дә курми калабыз бит,
Гел зарланып яши торганга.
Безгә хаман нидер җитеп бетми,

Һәр булганы кирәк күбрәк.
Пенсия дэ аз шикелле безгэ
Фатирыда бик тар кебегрэк.
Ничек кенә яхшы йөрмәсен
Машина да иске,
туйдырган.
Гомер буе хаман шул бер Эш,
Анысыда бераз ардырган,
Дөн
ья куып, берни күрмибез,
Мәңгелеккә килгәнмени җиргә,
Ниләр генә эшләп йөрмибез.
Мизгел җитә барын югалтырга,
Бар булганнан коры калабыз.
Соңга калып кына яшәү гамен,
Мәгьнәләрен аңлап алабыз.
Дөн
ья малы берни тугел җирдә,
Саулык бит ул кеше бәхете,
Бер югалтсаң шушы байлыгыңны,
Алыштырмас алтын тәхетен.
Ярый әле мин исән- сау диеп,
Сөенергә кирәк тормышта.
Якын кешеләрне биргән эчен,
Рәхмәт әйтеп яшик язмышка.
Бәхет килми,
ул бит безнең янда,
Кирәк түгел аны көтәргә.
Соңга калмыйк хәрбер туган көнне,
Бәхетле көн итеп китәргә.!!!!!!!

Мәдинә Зарипова

 

Чыганак: Күгәй авылы Вк төркеме

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев