Үткәннәр белән очрашу уйландыра
Әгәр дә миннән музей нәрсә ул дип сорасалар, бу үткәннәр белән очрашу урыны дип әйтер идем.
Чөнки анда без туганчыга кадәр, элекке заманнардан калган һәм хәзерге вакытта зур тарихи һәм мәдәни кыйммәткә ия булган әйберләр саклана. Шуңа күрә музейга экскурсия алдыннан гадәти булмаган һәм үзенчәлекле нәрсә белән очрашу хисе туа.
Биредә һәр экспонат кешенең рухи халәтен, аның фикерен, матурлыгын һәм осталыгын саклый. Араларында язмышлары аеруча бәхетле булган әйберләрдә бар. Алар – безнең хәтер, мәдәният, тарих. Шуңа күрә без аларны музейларда саклыйбыз һәм өйрәнәбез.
Музей – ул тулы бер дөнья! Әгәр дә без балага аны аңларга, рухландырырга һәм яратырга ярдәм итә алсак, музей һәр кешенең акыллы остазы булырга сәләтле. Музейларга йөрү – аларның интеллектуаль, эмоциональ, эстетик үсешенә уникаль, бәяләп бетергесез йогынты ясый. Монда ук алар патриотик тәрбия ала, аның асылы да балалар күңеленә туган як табигатенә, туган йортка һәм гаиләгә, үз иленең тарихына һәм мәдәниятенә мәхәббәт орлыклары салуда.
Яшел Үзән районының тәрбиягә бала алган гаиләләрдә үсүче малай-кызлар Исак авылында урнашкан «Татар авылы» ачык һавадагы этнография музеенда булды. Бу – борынгы татар авылының тормыш-көнкүреше яктыртылган уникаль комплекс.
Әлеге сәфәрне «Норлат балалар йорты» ДБУ каршындагы гаиләләрне озату хезмәте оештырды. Әлеге экскурсиянең максаты – ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларда әхлакый-патриотик сыйфатлар тәрбияләү, туган як тарихына, мәдәниятенә һәм гореф-гадәтләренә мәхәббәт уяту.
Безне зур, матур капка янында авылның кунакчыл хуҗасы, музей директоры Дамир Камалетдинов каршы алды. Балалар татар теле гимнына әверелгән «Туган тел» җырын яратып башкарды. Аннан соң халык традицияләре турында җанлы сөйләшү форматында кызыклы экскурсия үткәрелде. Дамир абыйлары урта гасыр тормышының барлык нечкәлекләре турында кызыклы итеп сөйләде, татар мәдәниятенең һәм көндәлек тормышның төрлелеген күрсәтте. Балалар татарларның 100 ел элек ничек яшәгәннәрен белде, йортның ни өчен икегә бүленүен ачыклады, борынгы заманнардагы кебек «торналар» коесыннан су алды. Даганда атыну, атларда йөрү аеруча шатлыклы хисләр уятты.
Бер сәгатьлек экскурсия кысаларында крестьян татарлар йортында булдык, чүлмәкче һәм тимерче йортларын күрдек, остаханә һәм тимерче белән таныштык, XVII гасыр проекты буенча бер кадаксыз төзелгән агач мәчеттә булдык.
Шулай ук иске тегермәнне дә күрдек, аның турында гаҗәеп хикәя беркемне дә битараф калдырмады. Бу Татарстанда бердәнбер җил тегермәне, ул әле дә эшли, 1943 елда хатын-кызлар һәм яшүсмерләр кулы белән төзелгән һәм музейның үзенчәлеге булып тора.
Дамир абый, балалар аңа яратып шулай дип дәшә, барысын да –татарларның милли гореф-гадәтләре һәм традицион музыка уен кораллары: кубыз, курай һәм гармун-тальян белән таныштырды. Балаларга милли костюмнарны киеп, үзләрен сәүдәгәр яки һөнәрче итеп тоярга тәкъдим ителде. Гармун көенә рәхәтләнеп бер биеп тә алдык.
Ә программаның кульминациясе татар мичендә күмердә коймак пешерү буенча дустанә мастер-класс булды. Барысы да канәгать иде, бик тәмләп чәй эчтек!
Экскурсия бик тәэсирле узды. Белем туплап, халкыбыз һәм республикабыз өчен горурлык хисе белән кайттык. Шушындый онытылмаслык, эчтәлекле очрашу оештырганы өчен Дамир Камалетдиновка зур рәхмәтебезне белдерәбез.
Үткәннәр тарихта кала, ләкин аны белергә, сакларга һәм яшь буынга җиткерергә кирәк. Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк, дип халык дөрес әйтә. Менә шул тарихыбызны балаларга җиткерү безнең бурыч. Музейларга йөрик, мондый сәфәрләр һәр гаиләнең традициясенә әверелеп, һәркем өчен бәйрәм булырга тиеш!
Рәисә Миңнуллина,
Яшел Үзән районының «Рассвет» тәрбиягә бала алган гаиләләр клубы җитәкчесе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев